Биографиясе

1931 елның 2 июне, Буа районы Аксу авылы – 1992 елның 30 июне, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1953), Казан авиация җитештерү берләшмәсендә инженер-монтажник, штурман-оператор, өлкән инженер, баш инженер урынбасары (1966–1992).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге махсус элемтә өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.