Биографиясе

1925 ел, Башкортстан АССРның Эстәрлетамак районы Аллагуват авылы, хәзер Васильевка поселогы –1944 елның 30 мае, Румыния, Яссы шәһәре.

1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә. 1944 елны февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 857 нче укчылар полкы укчысы (52 нче армиянең 294 нче укчылар дивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавияне азат итү сугышларында катнаша.

Редиул-Алдей авылы (Яссы шәһәре тирәсендә) янындагы сугышта батырлык күрсәтә, 1944 елның 30 маенда граната белән дошман танкына ташлана.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Книга 3.