Биографиясе

1931 елның 6 октябре, Тәтеш районы Льяш авылы – 1998 елның 15 декабре, Тәтеш шәһәре.

Чуаш совет-партия мәктәбен (1960, Чабаксар шәһәре), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1966, Горький шәһәре) тәмамлый.

1944–1951 елларда Тәтеш районында колхозда эшли. 1960–1966 елларда партия эшендә, 1966–1979 елларда Югары Ослан районының «Куралово» совхозы директоры. Аннан соң Тәтеш шәһәрендә хуҗалык җитәкчесе вазифаларын башкара.

Хезмәтне оештыруның яңа ысулларын, терлекчелектә авыр эшләрне механикалаштыруны башлап гамәлгә кертүче. Ул эшләгән вакытта «Куралово» совхозы алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелә, ел саен авыл хуҗалыгы продукцияләрен әзерләүдә дәүләт планнары арттырып үтәлә, берничә тапкыр РСФСР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагына лаек була.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнә.