Биографиясе

1937 елның 20 февралендә Азнакай районы Әсәй авылында туган.

1955–1992 елларда «Татэнергострой» төзү-монтаж трестында эшли. Герой исеме нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатен үстерүдә, «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә изопрен каучук җитештерү комплексын төзү һәм үзләштерүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Электр станцияләре һәм электр техникасы сәнәгате эшчеләре профсоюзлары Үзәк Комитеты әгъзасы.

Бүләкләре

Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сагитов Т. Ахмадиева Ганзя Галимовна // Герои Социалистического Труда Татарии: Документальные очерки. Казань, 1984; Кн. 2.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.