1901 елның 16 ноябре, Казан губернасының Лаеш өязе Корноухово авылы – ?

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан факультетын тәмамлый (1949).

1920–1924 елларда Кызыл Армия сафларында. 1924–1952 елларда (бүленеп, 1926–1930 елларда Казанда, Буа кантонында халык судьясы, 1934–1937 елларда ТАССР Баш мәхкәмәсе әгъзасы, инструктор) ТАССР Юстиция халык комиссариатында (министрлыгында): 1937 елдан халык судьялары бүлеге, адвокатура секторы башлыгы, 1941 елдан халык комиссары урынбасары.

1952–1953 елларда Казан өлкә мәхкәмәсе рәисе.

1953–1965 елларда ТАССР Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе.