- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты), сержант (1944)
1917 елның 15 сентябре, Казан губернасының Спас өязе (хәзер Әлки районы) Иске Тумба авылы – 1966 елның 20 декабре, шунда ук.
1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчы полкның пулемет отделениесе командиры (53 нче армиянең 228 нче укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.
1944 елның октябрендә батырлык күрсәтә. 25 октябрьдә отделениесе белән беренче булып 2 көймәне кулга төшерә һәм Тисафюред шәһәре (Венгриянең Яс-Надькун-Сольнок медьесында, ягъни өлкәсендә) тирәсендә Тиса елгасын кичә. 4 тәүлек эчендә аның пулемётчылары дошманның солдатлар төялгән 7 көймәсен батыра. 18 контрһөҗүмен кире кайтара. Камалышка эләккәч, К.К.Афанасьев, пулемёттан атып, 40 лап фашистны юк итә, башкалары чигенәләр. Плацдармда ул дүртенче тапкыр яралана, әмма сугыш кырыннан китми.
Сугыштан соң запаста. Әлки районы урман хуҗалыгында хуҗалык мөдире булып эшли.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әлки районының Базарлы Матак авылында Геройлар паркында стелада К.К.Афанасьев исеме мәңгеләштерелә, шунда ук аның хөрмәтенә урам атала. Геройның туган авылында һәйкәл куела.
Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. С. 261, 291;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.