Биографиясе

1906 елның 14 апреле, хәзерге Мордва Республикасының Ичалковск районы Баево авылы – 1965 елның 24 сентябре.

Казан университетын тәмамлый (1936). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1929–1931 елларда сарык тиресе-мех заводында (Горький өлкәсенең Б.Мурашкино авылында) смена мастеры, цех башлыгы. 1931–1960 елларда (бүленеп) Казан мех комбинатының 1 нче, 2 нче мех фабрикаларында: чимал-буяу производствосы мөдире, баш инженер, 1946–1960 елларда директор, 1944–1946 елларда шунда ук заказ бирүчеләрнең хәрби вәкиле.

1960–1961 елларда Казан мех техникумы директоры.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге иләнгән сарык тиресенең йон катламын затлы итеп эшкәртүнең яңа ысулын эшләгәне һәм сәнәгый кулланылышка керткәне өчен бирелә.