Биографиясе

1878 елның 7 августы, Казан – 1945 елның 5 июне, 1945, Мәскәү.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1903).

1890 елларда Казандагы революцион түгәрәкләрдә эшчәнлек алып бара.

1904 елдан РСДРП әгъзасы һәм Казан комитеты секретаре, Казанда 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша.

1905 елның декабрендә кулга алына, Әстерхан губернасында сөргендә була, Швейцариягә китәргә рөхсәт ала.

1908–1910 елларда Казанда, 1911–1918 елларда эмиграциядә яши.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә гражданлык тоткынлыгында була. 1918 елның августында Россиягә кайта, РСФСР Мәгариф халык комиссариатында эшли.

Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының Социалистик (соңрак Коммунистик) академиясен оештыручыларның берсе.

1919 елда Казан университетында укыта, революция хәрәкәте һәм гражданнар сугышы турында мәгълүматлар җыя.

1920 елдан Мәскәүдә: Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы комиссиясе – Истпарт җитәкчеләреннән берсе, РСФСР дәүләт архивы мөдире, Үзәк архив идарәсе мөдире урынбасары.

1920 елларда Я.М.Свердлов исем. Коммунистик университетта, Кызыл профессура институтында укыта.

1928 елдан В.И.Ленин исем. институт дирекциясе әгъзасы, 1931–1939 елларда Маркс – Энгельс – Ленин һәм СССР Фәннәр академиясенең философия институтлары директоры.

1938–1945 елларда К.Маркс, Ф.Энгельс һәм В.И.Ленин хезмәтләрен бастыруда катнаша.

Хезмәтләре марксизм-ленинизм мәсьәләләренә, Октябрь революциясе тарихына карый.

Хезмәтләре

О государстве // К вопросу о методе исследования. М., 1923.

К вопросу о научной биографии В.И.Ленина. М., 1933.

К.Маркс – основоположник научного коммунизма. М., 1933.

Избранные произведения. М., 1961.

Әдәбият

Конюшая Р.П. В.В.Адоратский. Биографический очерк // Адоратский В.В. Избранные произведения. М., 1961.

Литвин А., Муллина Л. Адоратский В.В. // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.