Биографиясе

1924 елның 20 мае, Тәтеш кантоны Урта Лашчы авылы – 1983 елның 22 октябре, Буа районы Түбән Наратбаш авылы.

Казан югары партия мәктәбен тәмамлый (1959). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1954 елларда Буа районының совет органнарында, район газетасы редакциясендә эшли, 1959–1978 елларда «Коммунизм» колхозы рәисе.

Ул җитәкчелек иткән елларда колхозда бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 25 ц га җитә, ит җитештерү 4 тапкыр арта. 3200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс, социаль һәм мәдәният объектлары төзелә. Колхоз мөгезле яшь терлек үстерү һәм симертүгә көйләнгән эре хуҗалыкка әверелә.

Бүләкләре

Ленин, «Почет билгесе», 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.