Биографиясе

1937 елның 23 мае, Чаллы районы Казаклар авылы – 2021 елның 8 мае, Чаллы. 

Воткинск машиналар төзү һәм Түбән Кама энергетика техникумнарын (1966, 1987) тәмамлый.

1970 елдан «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Металлургстрой» идарәсендә комплекслы бригада җитәкчесе, 1987 елдан Алабуга районы «Котловский» совхозы прорабы, баш инженеры.

1992–1998 елларда «Янус» сәнәгать-финанс компаниясендә директор урынбасары, баш инженер.

Бүләкләре

Герой исеме КамАЗның икенче өлешен төзегәндә ирешкән казанышлары өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фасхутдинов К. Абдуллин Нигматулла Тухбатуллович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1984.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.