Биографиясе

1919 елның 15 сентябре, Башкортстан АССРның хәзерге Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы –1996 елның 8 июне, Уфа.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 70 нче армиянең 1 нче гвардия артиллерия дивизиясе 167 нче гвардия артиллерия полкында туп командиры.

Көнбатыш, Калинин, Үзәк һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Польшаны, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 10 июлендә Молотыги авылы (Курск өлкәсе Ратежск районы) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң (1945) туган төбәгенә кайта, Уфа шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1.

Алещенко Н.М. Долг и подвиг. М., 1981.