Биографиясе

1943 елның 12 февралендә Бөгелмә шәһәрендә туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1958 елда «Татнефтепроект» институтында башлый. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1969), «Калининстрой» трестының 15 нче төзү-монтаж идарәсендә прораб, планлаштыру-производство бүлеге башлыгы булып эшли. 1973 елдан Казанда: «Татремстрой» тресты төзү-монтаж идарәсендә баш инженер, «Казаньхимстрой» трестында техника бүлеген җитәкли.

1975–1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетыты аппаратында.

1985–2001 елларда ТР Министрлар Кабинетының «Татинвестгражданпроект» фирмасы президенты, 2001 елдан фирма президентының фәнни эшләр буенча урынбасары.

Фәнни иҗаты

И.С.Абдрахманов эшләгән елларда «Татинвестгражданпроект» фирмасында мәгълүмат-исәпләү һәм автоматлаштырылган планлаштыру системалары кертелә, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге бинасын (1996), Казан тимер юл вокзалын (1997), Спорт сараен (1998) үзгәртеп кору, Колшәриф мәчетен төзү (1998), Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеев һ.б. шәһәрләрдә төрле корылмалар төзү проектлары эшләнә.