Эчтәлек

Төп эш юнәлешләре: йогышлы авыруларны кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрү; гадәттән тыш хәлләргә дучар булганнарга, сугышта яраланучыларга һәм хәрби әсирләргә ярдәм итү.

Көнбатыш Европа илләрендә Кызыл хач җәмгыяте 1863 елда оештырыла башлый. Россия 1863 елгы Женева конвенциясен хуплый һәм 1867 елда аңа кушыла, Александр II җәмгыять Уставын раслый. Россия Кызыл хач җәмгыяте гадәттән тыш хәлләр вакытында, 1878 елда чума, 1879 елда дифтерия эпидемияләре белән көрәштә, 1911 елда ачлыктан җәфа чигүче халыкка ярдәм итүдә катнаша. 1917 елда Кызыл хач җәмгыятедә 45 мең табиб, 20 мең шәфкать туташы, 50 меңнән артык санитар эшли.

1886 елда Казанда Россия Кызыл хач җәмгыяте бүлеге (1890 елдан Кызыл Хач общинасы) оештырыла.

1925–1989 елларда — РСФСР Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятенең республика бүлеге; 2002 елдан — Россия Кызыл хач җәмгыятенең Татарстан бүлеге. 1989 елдан ул БМОның Балалар фондында (ЮНИСЕФ) Татарстан вәкиле булып тора һәм халыкара Кызыл хач җәмгыяте, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыяте лигасы составына керә. Россия Кызыл хач җәмгыяте дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары һәм төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Иң югары җитәкче орган — конференция (5 елга 1 үткәрелә), анда комитет, президиум һәм бюро сайлана, түбәнге оешмалар районнарда һәм шәһәрләрдә терр. принцип нигезендә төзелә.

Казанда Кызыл хач җәмгыяте бүлеге 1886 елның 22 октябрендә Казан Мәрьям Ана могҗизалы иконасы бәйрәме көнендә төзелә; Кызыл Хачның губерна попечительлеге 1881 елның 26 сентябрендә раслана. Бүлек рәисе итеп җәмәгать эшлеклесе В.Д.Мещерина сайлана, рәис урынбасары генерал-лейтенант П.П.Казанский, штаб әгъзалары — Казан губернаторы П.А.Полторацкий, губерна земствосы идарәсе рәисе И.М.Останков, Казан һәм Зөя архиепискобы Павел, губерна дворяннары башлыгы С.Н.Теренин, генерал-лейтенант К.В.Граве, шәһәр башлыгы С.В.Дьяченко, шәһәрнең мактаулы гражданы В.И.Заусайлов, Казан университеты профессорлары Л.Л.Лёвшин, Н.Н.Феноменов, Е.И.Радзишевская һ.б.

Түбәндәге иганәчелек юнәлешләре раслана: уңдырышсыз елларда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү (азык-төлек, медицина әйберләре, кием-салым); түләүсез тукландыру ашханәләре, ашханәләргә һәм икмәк пешерүгә акчалата ярдәм оештыру; губерна өязләрендә шәфкатьлелек учреждениеләре төзү һ.б. Кызыл хач җәмгыяте шәфкать туташларын әзерләү белән шөгыльләнә. Ике еллык курс теоретик (лекцияләрне Л.Л.Лёвшин, В.С.Бронников, П.П.Плюшков, Б.А.Блохин, рухани Преображенский укый) һәм гамәли дәресләрне үз эченә ала. Укуны тәмамлаган шәфкать туташлары кимендә ике ел хезмәт итәргә һәм, сугыш башланган очракта, Кызыл хач җәмгыяте бүлегенә килергә тиеш булалар. 1895 елда җәмгыятьтә 25 әгъза исәпләнә. 1890 елда Казан Кызыл Хач шәфкать туташлары бүлеге Кызыл хач җәмгыятенең Казан шәфкать туташлары общинасы итеп үзгәртелә.

1889–1892 елларда тиф һәм ваба эпидемияләре вакытында Казан общинасының 15 шәфкать туташы көмеш медальләр белән бүләкләнә (В.Адамович, А.Богоспасаева, А.Иванова, М.Иванова, С.Климентова, А.Кононникова, Е.Лепихина, Е.Малинина, Е.Маркова, А.Морозова, Е.Никулина, С.Сабинина, О.Санникова, С.Соболева, В.Степанова). Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары елларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче санитария отрядлары, дезинфекция үткәрү һәм эпидемия белән көрәшү отрядлары, тимгелле тиф һәм ваба белән авыручылар өчен махсус госпиталь һәм лазаретлар төзелә. Казан Кызыл Хач эгидасы астында Ф.И.Шаляпин солдатлар өчен 2 лазарет ача һәм аларны үз акчасына тота. Кызыл хач җәмгыяте аналар һәм балаларны саклау проблемаларын даими күзәтчелеккә ала. 1920–1930 елларда Казан җәмгыяте үз эшчәнлеген туберкулёз, трахома, бизгәк һәм ачлык белән көрәшүгә юнәлтә. Амбулаторияләр, дәвалау-профилактика учреждениеләре, бала тудыру йортлары ачыла; санитария дружиналары, «кызыл шәфкать туташлары» курслары. «Яшь пионерлар сәламәтлеге хезмәте» оештырыла, Шеланга, Ключищи, Моркваш авылларында санаторий юнәлешендәге пионер лагерьлары ачыла.

1930 елда Казан Кызыл хач җәмгыяте «Эпидемия белән көрәшүдән хезмәт һәм көнкүрешне сәламәтләндерүгә» лозунгы белән чыга. Татарстанда Кызыл хач җәмгыяте катнашында керләр юу, мунча һәм санитария тикшерү пунктлары оештырыла, җәмәгать ашханәләрендә, тулай торакларда һ.б. санитария контроле булдырыла, медицина техникларын, санитарлар, дезинфекторлар, фармацевтлар, парикмахерлар, мунча һәм кер юуу урыннары башлыкларын, шулай ук санитария дружиналары әзерләү алып барыла. Медицина-санитария идарәсе карамагына парикмахер пунктлары, дезбюролар, санитария-гигиена кибетләре һәм лавкалары тапшырыла.

1934 елда Россия Кызыл хач җәмгыяте «СССРны санитар саклауга әзер бул!» күкрәк билгесен раслый. 1938 елда СССР ХКС карары белән Кызыл хач җәмгыяте хуҗалык һәм санитария-дәвалау эшчәнлегенә алына. 1939 елда предприятиеләрдә колхозларда, совхозларда санитария постлары һәм дружиналары төзелә, санитария саклану белгечләре әзерләү алып барыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Җәмгыять яралы һәм авыру сугышчыларга медицина-көнкүреш ярдәме күрсәтү, фронт өчен медицина шәфкать туташлары әзерләү эшчәнлеге алып бара (Казан Кызыл хач җәмгыяте 3,4 мең шәфкать туташы әзерли). Госпиталь палаталары һәм балалар йортлары шефлыкка алына, донорлык хәрәкәтләре барлыкка килә (1944 елда «СССРның мактаулы доноры» билгесе раслана, сугыштан соңгы елларда бушлай кан бирү оештырыла), авыруларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына медицина-социаль ярдәм күрсәтү өчен патронаж хезмәте (соңрак шәфкатьлелек хезмәте) төзелә.

1960 елларда Җәмгыять ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен шәфкать йортлары төзүдә һәм җиһазландыруда ярдәм итә. 1967 елда тынычлык өчен көрәштә актив катнашканы өчен совет Кызыл хач җәмгыяте Ленин ордены белән бүләкләнә. 1980–1990 елларда республика Кызыл хач җәмгыяте акчасына Аксубай (Аксубай авылы), Алексеев (Биләр авылы), Апас (Апас авылы), Тәтеш (Шемякино авылы), Питрәч (Күн авылы), Чирмешән (Чирмешән авылы) районнарында, Буа шәһәрендә өлкәннәр өчен интернат йортлар төзелә; Казанда Кызыл хач җәмгыяте акчасына вакытлыча яшәп тору өчен пансионат йортлар ачыла, 22 ашханәдә бушлай тукландыру оештырыла. Төрле елларда хөкүмәтара килешүләр кысаларында Әрмәнстан, Башкортстан, Таҗикстан, Төньяк Осетия-Алания, Абхазия, Ингушетия, Бурятия, Грузия, Саха-Якутия, Чечен, Таулы Карабах республикалары, Иркутск өлкәсе, Краснодар, Ставрополь төбәкләрендә көтелмәгән һәлакәтләргә дучар булучыларга ярдәм күрсәтелә. 1998 елдан Кызыл хач җәмгыятенең туберкулёз һәм СПИДны булдырмауга һәм дәвалауга юнәтелгән программалары эшли.

Хәзерге вакытта Кызыл хач җәмгыяте эшчәнлегендә һәлакәткә, гадәттән тыш хәлләргә дучар булганнарга ашыгыч гуманитар ярдәм күрсәтүгә, интегүчеләргә медицина ярдәме һәм матди ярдәм күрсәтү, качакларга, ирексездән күчеп килүчеләргә, репрессия корбаннарына һәм элекке тоткыннарга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү; өлкәннәр һәм гарипләр өчен хәйрия йортлары һәм вакытлыча яшәү урыннары төзүгә, шәфкать туташлары хезмәтенә, бушлай кан тапшыруга; сугыш һәм кораллы бәрелешләр, көтелмәгән хәлләрдән соң хәбәрсез югалганнарны эзләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Ел саен 8 майда Татарстанда халыкара Кызыл хач җәмгыяте көне билгеләп үтелә, хәйрия концертлары һәм спектакльләре күрсәтелә.

Җәмгыять эшен В.Д.Мещеринова (1881 елдан, Кызыл Хачның Казан губерна попечительлеге), Л.П.Базанова (1915 елдан, Россия Кызыл хач җәмгыятенең Казан җирле комитеты), Р.Г.Рәхимов (1948 елдан, Россия Кызыл хач җәмгыяте бүлеге), 1974 елдан Россия Кызыл Хач бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы төбәк бүлеген Л.М.Әхмәдуллина җитәкли.

2010 елда Кызыл хач җәмгыятендә 23,3 мең кеше, төбәк бүлеге штатында 6 хезмәткәр, ирекле лекторлар төркемендә 35 кеше исәпләнә. Җәмгыятьнең матди средстволары әгъзаларның взнослары, җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге, хәйрия чаралары, аерым шәхесләрнең кертемнәре, Халыкара Кызыл хач җәмгыяте матди ярдәменнән гыйбарәт.

Әдәбият  

Устав Общества «Красного Креста и Красного Полумесяца РТ». К., 1991;

БСЭ. М., 1974. Т. 18.

Авторлар — Л.М.Әхмәдуллина, Д.Р.Нуретдинова, Т.Ф.Степанова