Эчтәлек

Беренче оешмалар һәм хәрәкәтләр XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында формалаша, алар арасында народниклар (кара Народниклык), социал-демократлар (кара Советлар Союзы Коммунистлар партиясе), шәкертләр (кара Шәкертләр хәрәкәте), вәисиләр (кара Вәисиләр хәрәкәте), анархистлар (кара Анархизм), хатын-кызлар (кара Хатын-кызлар хәрәкәте) һ.б. оешмалар һәм хәрәкәтләр була. Иҗтимагый тормышта земство оешмалары (кара Земство) зур роль уйный.

Татар милли хәрәкәте формалашуга мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек йогынты ясый. XX йөз башында беренче сәяси партияләр формалаша башлый. Кайбер иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр хәйрия оешмаларына ышыкланып эш йөртәләр (кара Приказчиклар хәйрия җәмгыяте). 1917 елгы Февраль революциясеннән соң яңа оешмалар: социалистик (Мөселман социалистлар комитетлары һ.б.), хакимият яклы («Җәмәгать иминлеге комитетлары», Социалистик оешмалар берлеге, «Ватан һәм азатлыкны саклау берлеге» һ.б.), татар милли-демократик (Милли Шура, Хәрби Шура, Мөселманнар комитеты һ.б.), яшьләр оешмалары (Эшче яшьләр берлеге, Мөселман яшьләре түгәрәге һ.б.) һ.б. барлыкка килә.

Совет чорында иҗтимагый-сәяси оешмалар эшчәнлеге хакимият тарафыннан катгый контрольдә тотыла. КПСС, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ), В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы һ.б. рәсми рәвештә танылган оешмалар булалар. Шул ук вакытта совет хакимиятен һәм коммунистик идеологияне танымаган оешмалар эшчәнлеге тыела (мондый оешмалар ачыктан-ачык яшерен яки ярым яшерен рәвештә бары тик 1920 еллар башында һәм 1980 еллар ахырында гына эшлиләр).

1980 еллар ахырыннан төрле оешмалар һәм хәрәкәтләр оештырыла, аларның максаты җәмгыятьнең сәяси тормышында (сайлауларда, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары формалашуда) катнашу була. Социаль-сәяси фәннәрдә «иҗтимагый-сәяси оешмалар һәм хәрәкәтләр» төшенчәсенең киңәйтелгән аңлатмасы өстенлек ала — оештыру-хокук формаларына карамастан, сәяси мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән барлык иҗтимагый оешмалар (партияләр, хәрәкәтләр, берлекләр, ассоциацияләр). 2001 елга кадәр мондый аңлатма иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген көйләүче Россия законнарында, шул исәптән СССР (1990) һәм РФнең (1995) «Иҗтимагый оешмалар турында» законнарында кулланыла. 1998 елга кадәр либераль мөнәсәбәт хөкем сөрә, ягъни эшчәнлекләренең территориаль сфераларына (гомумроссия, төбәк, җирле) карамастан, барлык иҗтимагый оешмалар, шул исәптән профсоюзлар һәм иҗтимагый фондлар, сәяси эшчәнлек алып барып, теркәлгән очракта дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарындагы сайлаулы вазифаларга кандидатлар тәкъдим итә алалар. 1998 елда законнарга «сәяси иҗтимагый оешма» аңлатмасы кертелә һәм турыдан-туры сәяси эшчәнлек алып бару хокукы булган иҗтимагый оешмалар даирәсе өлешчә чикләнә (мондый хокуктан профсоюзлар һәм иҗтимагый фондлар мәхрүм ителә). Шул ук вакытта сәяси партияләр, хәрәкәтләр, оешмалар, берлекләр, ассоциацияләр сәяси эшчәнлек алып бару хокукын саклыйлар (әгәр бу аларның уставларында чагылса яки аларның рәсми атамаларында әлеге эшчәнлеккә туры килә торган билгеләмә булса).

2001 елда партияләр системасында реформалар башлау кысаларында РФнең «Сәяси партияләр турында» Федераль законы кабул ителә, сәяси эшчәнлек алып бару хокукы бары тик гомумроссия сәяси партияләренә генә бирелә (төбәкләрдәге сәяси партияләр тыела). Сәяси булмаган башка иҗтимагый оешмалар (партиянеке булмаган) федераль һәм төбәкләрдәге сайлауларда теге яки бу партиягә ярдәм итәргә мөмкиннәр, шулай ук муниципаль хакимият органнарына кандидатлар тәкъдим итә алалар. Шулай да рәсми рәвештә сәяси булмаган күп кенә иҗтимагый оешмалар, асылда, иҗтимагый-сәяси оешмалар булып калалар. Дәүләт хакимияте органнарындагы сайлаулы вазифаларга мөстәкыйль рәвештә кандидатлар күрсәтү мөмкинлеген югалтып, алар җәмгыятькә һәм хакимият структураларына идеологик йогынты ясауларын, халык җәлеп ителгән сәяси чараларда (демонстрацияләр, митинглар, пикетлар һ.б.) катнашуларын дәвам итәләр.

1980 еллар ахырында коммунистик режим либеральләшү процессында төрле идеологик ориентацияле иҗтимагый-сәяси оешмалар эшчәнлеген җәелдерү өчен реаль шартлар барлыкка килә. Аларның күбесе 1970–1980 елларда яшерен рәвештә эшләгән формаль булмаган иҗтимагый структуралар нигезендә формалаша.

СССРдагы кебек үк, ТАССРда беренче легаль иҗтимагый-сәяси оешмалар 1980 еллар ахырында экологик хәрәкәт (кара «Татарстанда атом-төш корылмаларына каршылар җәмгыяте») һәм КПССның «үзгәртеп кору» курсын яклау хәрәкәте кысаларында барлыкка килә башлый. Әлеге хәрәкәтләр юнәлешендә баштарак социалистик нормалар кысаларында, соңрак социализмнан баш тарту юлы белән сәяси системаны демократияләштерүне таләп иткән оешмалар төзелә: Татарстан АССР Халык фронтының инициатив үзәге (1988), Татарстанны радикаль үзгәртеп кору хәрәкәте (1989), Татарстанның демократик көчләре координацион советы (1990). Шул ук елларда Татарстанда 2 идеологик агым башлангыч ала (алар йогынтысының иң югары ноктасы 1990 елларга туры килә): татар милли хәрәкәте һәм федералистик демократик хәрәкәт.

1980 еллар ахырында татар иҗтимагый-сәяси оешмаларның төп максатлары — татар милләтен торгызу һәм берләштерү, татар теленең һәм мәдәниятенең тигез хокуклылыгы, ТАССР статусын союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү.

1990 еллар башында таләпләр тагын да кискенләшә, РФ белән шартнамәләргә (конфедератив) нигезләнгән мөнәсәбәтләрне күздә тоткан республика суверенлыгы идеясе барлыкка килә, кайбер оешмалар Татарстанның тулысынча сәяси бәйсезлеген яклыйлар.

Татар милли хәрәкәтендә беренче һәм аеруча зур иҗтимагый-сәяси оешма булып Татар иҗтимагый үзәге (1988), соңрак Бөтентатар иҗтимагый үзәге санала. 1990 елларда татар иҗтимагый-сәяси оешмаларның күбесе, шул исәптән Татар милли бәйсезлек партиясе «Иттифакъ», «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Суверенитет» комитеты (барысы да — 1990 да), аның активистлары тарафыннан формалаша. 1992 елда Милли Мәҗлес — законнар чыгару функциясен өлешчә гамәлгә ашыруны дәгъва кылучы оешма, Татарстан Республика партиясе, шулай ук Бөтендөнья татарлары конгрессының башкарма комитеты оештырыла.

1990 елларда татар милли хәрәкәт кысаларында радикаль һәм урталык идеологик агымнары формалаша. Радикалларның мәнфәгатьләре, башлыча, Татарстан җитәкчелегенә оппозициядә булган «Иттифакъ» партиясе эшчәнлегендә чагыла.

Республиканың рәсми хакимиятенә лояль урталык агымы вәкилләре 1992 елдан, башлыча, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына ориентлашалар. Ике агым да федераль хакимият органнарының Татарстанга карата мөнәсәбәттә эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә тәнкыйди карый.

Федералистлар демократик хәрәкәте РФнең хакимият һәм сәяси структураларына ориентлашалар. Ул ике төрдәге оешмадан тора: республика партияләре һәм хәрәкәтләре, гомумроссия партияләре һәм хәрәкәтләренең төбәк бүлекләре. Идеологик мөнәсәбәттә либераль һәм социал-демократик юнәлештәге оешмалар өстенлек алалар. Аларның кайберләре этаплап демократияләштерү һәм шуннан соң КПСС таралу нәтиҗәсендә барлыкка килә: 1990 елда — «КПССта демократик платформа» (соңрак — Россиянең Республика партиясе), 1991 елда — «Коммунистлар демократия өчен» (соңрак — «Ирекле Россия» халык партиясе») оештырыла; ике партия дә — социал-демократик идеологиясе тарафдарлары.

Башка оешмалар КПССтан тыш төрле формаль булмаган структуралар: «Демократик Россия» хәрәкәте, Россия демократик партиясе, Россия социал-демократик партиясе һ.б бүлекләр җирлегендә формалашалар. Киң коалиция һәм блоклар кысаларында (мәсәлән, «Тигез хокуклылык һәм законлылык» сайлау блогына, 1993) Мәскәү яклы оешмаларны берләштерү омтылышлары була.

Соңрак мондый юнәлештәге оешмалар арасында аеруча йогынтылылары буларак «Яблоко» берләшмәсенең (соңрак партиясенең) һәм «Россиянең демократик сайлау» партиясенең төбәк бүлекләре таныла. 1990 еллар башында, СССР таркалганнан соң, яңа җирлектә 1991–1992 елларда ТР Коммунистлар оешмасы (кара Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге (РФКПТРБ)) буларак рәсмиләштерелгән коммунистлар хәрәкәте формалаша башлый.

1993 елда республика хакимият структуралары җитәкчелегендә Татарстанның «Бердәмлек һәм прогресс» партиясе оештырыла. 1995 елдан республика хакимиятенең сәяси мәнфәгатьләрен «Россия — безнең йорт» хәрәкәтенең Татарстан оешмасы, 1999 елдан «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәте, 2001 елдан «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге чагылдыра. Шулай итеп, 1990 еллар уртасына республиканың партия-сәяси мәйданына татар милли, федералистик (Мәскәү яклы), коммунистик, шулай ук республика җитәкчелеген яклаучы оешмалар чыга.

Мондый хәл 2000 елларда үзгәрә башлый. Рус милләтчелеге лозунглары астында эш иткән оешмалар халык тарафыннан яклау таба алмый. Оешмаларның күбесе эшчәнлеген туктата. Эшләп килүче иң әһәмиятлеләре: Бөтентатар иҗтимагый үзәге, «Тигез хокуклылык һәм законлылык» оешмасы, «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте.

Әдәбият

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Политические партии и движения Республики Татарстан. К., 1999;

шулар ук. Республика Татарстан: Политические партии, движения, лидеры. К., 2003.

Автор — М.Ф.Сәфәров