Казан төбәге территориясендә беркетү-рәсмиләштерү актлары XVI йөзнең 2 нче яртысыннан — мәйдан подъячийлары, 1781 елдан Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасы һәм өяз мәхкәмәләре каршындагы махсус «беркетү эшләре» бүлекчәләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Казан губернасында нотариат учреждениеләре 1866 елның 14 апрелендә чыгарылган Нотариат бүлеге турындагы нигезләмә җирлегендә 1870 елда барлыкка килә. Нотариат белән җитәкчелек итү Казан округ мәхкәмәсе каршында вазифалар башкарган өлкән нотариуска һәм Казан мәхкәмә палатасының өлкән рәисе тарафыннан билгеләнгән башка нотариусларга йөкләнә. Моннан тыш җирле сәүдәгәрләр биржа нотариусларын сайлыйлар. Өлкән нотариус «беркетү актлары»н (сату-алу кәгазьләре һәм күчемсез мөлкәткә милек хокукы күчү турындагы шартнамәләр) раслый һәм Округ мәхкәмәсе каршындагы нотариат архивы белән җитәкчелек итә. Башка нотариусларның вазифаларына төрле юридик актлар, шартнамәләр, васыятьнамәләр төзү, аларны махсус актлар китапларына теркәү; актлар китапларыннан күчермәләр һәм өземтәләр бирү; актларның һәм шартнамәләрнең кулланылуын, күчермәләрнең һәм имзаларның чынлыгын, вексель протестларын таныклау һ.б. керә.

ХКСның 1917 елның 22 ноябрендә чыгарылган 1 нче «Мәхкәмә турында» Декреты белән нотариат бетерелә; 1922 елга кадәр, эчтәлекләренә карап, нотариаль гамәлләр урыннарда төрле дәүләт органнары тарафыннан башкарыла. РСФСР дәүләт нотариаты турындагы 1922 ел 4 октябрь Нигезләмәсе, СССР ҮБК һәм ХКСның 1926 ел 14 май карары (икесе елларда СССРның 1973 ел 19 июль Законы белән раслана) белән Татарстан шәһәрләрендә һ.б. торак пунктларда ТАССР Юстиция халык комиссариатына (1946 елдан — министрлыгына) буйсынулы дәүләт нотариаль конторалары оештырыла. Нотариат конторалар булмаган торак пунктларда нотариаль гамәлләрнең бер өлешен район, шәһәр, посёлок һәм авыл советлары башкарма комитетлары башкара.

1993 елның февраленнән нотариат оешу һәм аның эшчәнлеге РФ Нотариат турындагы законнар нигезләре белән көйләнә. Законда каралганча, 2 параллель структура — дәүләт нотариаты һәм хосусый нотариат барлыкка килә. Нотариаль гамәлләр нотариуслар тарафыннан башкарыла. Дәүләт нотариаль конторалары һәм хосусый нотариуслар карамагындагы конторалар реестрын РФ Юстиция министрлыгы алып бара. Дәүләт нотариуслары ТР Юстиция министрлыгына буйсыналар. Аерым эшчәнлек алып баручы нотариуслар белән сайланып куелган профессиональ, коммерцияле булмаган оешма — ТР Нотариаль палатасы җитәкчелек итә.

Нотариуслар килешүләрнең (шартнамәләр, васыятьләр, ышаныч язулары) дөреслеген раслыйлар; ир белән хатынның уртак милектәге өлешенә милек хокукы турында таныклык бирәләр; милекне тартып алуга тыю кертәләр; документларның күчермәләренең һәм аларның өземтәләренең дөреслеген, имзаның чынлыгын, документларның бер телдән икенче телгә тәрҗемәсенең дөреслеген раслыйлар; әгәр мәхкәмәдә эш кузгатылмаган булса, дәлилләр белән тәэмин итүне гамәлгә ашыралар; башкаручы язмаларны, вексельләр дәгъваларын үтиләр; депозитка акчалата суммалар һәм кыйммәтле кәгазьләр, саклауга документлар алалар һ.б. гамәлләрне башкаралар. Болардан тыш дәүләт нотариуслары мираска хокук турында таныклык бирәләр, мирас булып калган милекне саклау буенча чаралар күрәләр.

Нотариус булмаган торак пунктларда кайбер нотариаль гамәлләр җирле башкарма хакимият органнарындагы бу гамәлләрне кылырга вәкаләт бирелгән вазифаи затлар тарафыннан башкарыла.

Автор — Е.Б.Долгов