- РУС
- ТАТ
совет хакимияте чорында дәүләт контролен предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм төрле оешмаларда хезмәт ияләренең җәмәгать контроле белән бергә бәйләп алып баручы органнар системасы
Татарстан АССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариатының эшчәнлеге туктатылганнан соң, СССР ҮБК һәм ХКС ның 1934 ел 27 февраль карары нигезендә СССР ХКС каршындагы Совет контроле комиссиясенең ТАССР буенча вәкиле вазифасы кертелә. Вәкил дәүләт дисциплинасын ныгыту, хөкүмәт карарларының совет һәм хуҗалык аппаратының барлык тармаклары тарафыннан үтәлешенә контрольдә тоту һәм оператив тикшерү белән шөгыльләнә. Ул җирле хакимият органнарыннан бәйсез рәвештә эш итә һәм СССР ХКСна гына буйсына. Әлеге вазифа СССР дәүләт контроле халык комиссарының 1940 ел 25 ноябрь карары белән гамәлдән чыгарыла.
Республикада контроль органнары үсешенең чираттагы этабы КПСС ның Татарстан өлкә комитеты бюросы, ТАССР ЮС Президумы һәм ТАССР МС ның 1963 ел 30 гыйнвар карары, ТАССРның 1963 ел 21 март Законы карары нигезендә КПСС ның ТАССР өлкә комитеты һәм ТАССР МС каршында Партия-дәүләт контроль комитеты төзелүдән гыйбарәт. Комитет халык хуҗалыгы тармакларына караган 12 бүлекне; хезмәт ияләренең хатларын, шикаятьләрен һәм гаризаларын карауны контрольдә тоту буенча җәмәгать комиссиясен, 1965 елдан — координация советын үз эченә ала. Аның составына Казандагы 5 район, республикадагы 8 шәһәр, 3 сәнәгать зонасы, 17 колхоз-совхоз җитештерү идарәсе комитетлары керә. КПСС ҮК һәм СССР МС ның шул ук исемдәге комитетына буйсына.
СССР ның 1965 ел 9 декабрь Законы һәм ТАССР ның 1966 ел 19 гыйнвар Законы нигезендә партия-дәүләт контроле органнары урынына халык контроле органнары: ТАССР Халык контроле комитеты, 25 район, шәһәр, шәһәр районнары Халык контроле комитетлары оештырыла. Посёлок, авыл советлары каршында 4361 халык контроле төркеме, предприятиеләрдә, колхозларда, учреждениеләр һәм оешмаларда 5792 халык контроле төркеме һәм 7705 халык контроле посты булдырыла. Алар социаль-икътисади үсеш буенча дәүләт планы һәм пландагы йөкләмәләр үтәлешен тикшерәләр, халык хуҗалыгындагы резервларны ачыклыйлар һәм аларның кулланышка кертелүенә ирешәләр; дәүләт дисциплинасы бозылу очраклары, хуҗалыксызлык, әрәм-шәрәм итүләр һәм бюрократизм, дәүләт милкен үзләштерүгә каршы көрәш алып баралар; дәүләт аппаратының эшен камилләштерүгә ярдәм итәләр; ведомство контроленең торышын тикшерәләр; гаебе булган дәүләт хезмәткәрләренә карата чара күрә, акчаларын кисә, вазифаларыннан азат итә алалар һ.б.
Халык контроленең тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен үтәү мәҗбүри итеп куела. Халык контроле комитетларын җирле советлар оештыра, халык контролёрлары хезмәт коллективлары тарафыннан сайлана. ТАССР Халык контроле комитеты оештыру; сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү; машина төзелеше һәм энергетика сәнәгате; төзелеш, төзелеш материаллары, агач эшкәртү, йорт җиһазлары җитештерү һәм урман сәнәгате; коммуналь хуҗалык; нефть һәм газ сәнәгате; химия сәнәгате, җиңел һәм җирле сәнәгать, авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итү һәм механикалаштыру; терлекчелек; ит-сөт, азык-төлек һәм балык сәнәгате; транспорт һәм элемтә бүлекләреннән; хезмәт ияләренең шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен карау бюросыннан тора. Ул ТАССР ЮС һәм аның Президиумы, ТАССР МС һәм РСФСР ның шундый ук комитеты җитәкчелегендә эшли.
Республикада халык контроле эшчәнлеге ТАССР ЮС ның 1990 ел 30 август карары һәм ТССР ның 1991 ел 6 февраль Законы нигезендә туктатыла.
Халык контроле комитеты рәисләре: М.М.Репеев (1963–1983), И.П.Наумов (1983–1991).
Образование и развитие органов социалистического контроля в СССР (1917–1975): Сб. док. и материалов. М., 1975.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.