1995 елдан Татарстан Республикасының Дәүләт Советы (1992 елга  кадәр ТАССР, ТССР Югары Советлары Президиумы, 1992 — 1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Совет) билгели.

1991 елдан Татарстан Республикасы Президенты (элек ТАССР, ТССР Югары Советлары Президиумы) тарафыннан бирелә. Татарстанда халык артисты (1940 елда гамәлгә кертелә), халык рәссамы (1948 ел), халык язучысы (1985 ел), халык шагыйре (1985 ел), халык укытучысы (2004 ел); атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (1961 ел), атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1985 ел), атказанган агроном (1954 ел), атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре (1984 ел), атказанган артист (1940 ел), атказанган архитектор (1983 ел), атказанган ветеринар табибы (1954 ел), атказанган газ сәнәгате хезмәткәре (2012 ел), атказанган геолог (1986 ел), атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре (1984 ел), атказанган җир төзүче (1995 ел), атказанган зоотехник (1954 ел), атказанган икътисадчы (1983 ел), атказанаган коткаручы (2004 ел), атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2012 ел), атказанган машина төзүче (1980 ел), атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре (1982 ел), атказанган мәдәният хезмәткәре (1965 ел), атказанган мелиоратор (1976 ел), атказанган нефтьче (1971 ел), атказанган рационализатор (1985 ел), атказанган  сәнгать эшлеклесе (1940 ел), атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (1985 ел), атказанган сәүдә хезмәткәре (1979–2004 еллар), атказанган табиб (1940 ел), атказанган терлекче (1973 ел), атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре (1978 ел), атказанган төзүче (1960 ел), атказанган транспорт хезмәткәре (1980), атказанган уйлап табучы (1985 ел), атказанган укытучы (1940 ел), атказанган урманчы (1967 ел), атказанган фән эшлеклесе (1940 ел), атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1940–2004 еллар); атказанган физик культура хезмәткәре (1983 ел), атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре (1978–2004 еллар), атказанган халыкка хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәре (2004 ел), атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре (2001 ел), атказанган химик (1983 ел ), атказанган эколог (2004 ел), атказанган энергетик (1979 ел), атказанган эчке эшләр хезмәткәре (2000 ел), атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2004 ел), атказанган юрист (1984 ел); атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре (2015 ел), шулай ук Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры (1931–1935 еллар, ТАССР ҮБК тарафыннан бирелә), Хезмәт Батыры (1920 —1938 еллар, 1927 елга кадәр Татарстан Профсоюзлар өлкә советы, 1927 елдан ТАССР ҮБК тарафыннан бирелә) дигән мактаулы исемнәр бар.

Автор – Е.Б.Долгов