ТАССР Югары Совет Президиумының 1973 ел 31 гыйнвар Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан терлекчелек өлкәсендәге казанышлары өчен колхозлар, совхозлар һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 778 кеше лаек була.