ТАССР Югары Совет Президиумының 1971 ел 11 май Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан нефть һәм газ сәнәгатен үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен пр-тиеләр, оешмалар һәм уку йортлары эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 981 кеше лаек була.