ТАССР Югары Совет Президиумының 1976 ел 4 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) мелиорация өлкәсендәге казанышлары өчен белгечләргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 164 кеше лаек була.