ТАССР Югары Совет Президиумының 1961 ел 5 июнь Указы белән гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге казанышлары өчен колхоз, совхоз, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм башка предприятие һәм оешмаларның инженер һәм техникларына бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 1344 кеше лаек була.