ТАССР Югары Совет Президиумының 1983 ел 20 май Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан химия өлкәсендә, химия һәм нефть химиясендә җитештерү объектларын төзү һәм үстерүдәге казанышлары өчен предприятиеләр, берләшмәләр, фәнни-тикшеренү, технологик, проект-конструкторлык һәм башка оешмалар эшчеләренә, осталарга, инженер-техник, фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 565 кеше лаек була.