ТАССР Югары Совет Президиумының 1983 ел 21 март Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан икътисад өлкәсендәге казанышлары өчен предприятиеләр, берләшмәләр, учреждениеләр, оешмалар, министрлыклар, дәүләт комитетлары һәм ведомстволарның планлаштыру, финанс, банк, статистик органнары, матди-техник тәэминат, икътисад, хисап, ревизия хезмәте белгечләренә, шулай ук икътисад фәне үсешенә һәм кадрлар әзерләүгә керткән өлешләре өчен фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 1822 кеше лаек була.