ТАССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән гамәлгә кертелә.

Асылда исем 1939 елдан бирелә башлый.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен театр, эстрада, цирк артистларына һәм режиссёрларга, шулай ук музыкантларга бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 925 кеше лаек була.