1971 елның декабрендә ТАССР Журналистлар берлеге идарәсе тарафыннан булдырыла.

Журналистлык осталыгына, темасының актуальлегенә, иҗтимагый әһәмиятенә карап, матбугатта басылган иң яхшы иҗтимагый язмалар, теле- һәм радиотапшырулар өчен ел саен бирелә. 1972–1991 елларда әлеге бүләккә 63 журналист лаек була.

1992–1997 елларда ТР Журналистлар берлеге бүләкләре дип үзгәртелә (16 лауреат). 1998 елдан «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» бүләге тапшырыла. 1998–2015 елларда 14 номинация буенча бирелә. Бу чорда «Хөрмәт һәм ихтирам», «Журналистикада исем», «Иң яхшы район (шәһәр) газетасы», «Темасы — җирле, осталыгы — башкаланыкы», «Китап авторы — журналист», «Корпоратив басма», «Ел дебюты» һ.б. номинацияләрдә 300 дән артык журналист һәм журналистлар коллективы лауреат була; «Туган тел» номинациясендә — Россиянең һәм чит илләрнең татар телле басмалары журналистлары; «Ел министры», «Елның төбәк лидеры», «Ел эшмәкәре», «Ел меценаты», «Ел медиа-персонасы», «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле элемтә өчен» һ.б. номинацияләрдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, хакимият башлыклары, эшмәкәрләр, меценатлар лауреат исемен ала.

Автор — Ю.М.Ханжин