- РУС
- ТАТ
Халыкара Арбузов премиясе медале
1997 елның 11 июлендә (А.Е.Арбузов тууына 120 ел тулганда) ТР Президенты тарафыннан республикада химия фәнен алга таба үстерү, фосфорорганик химия өлкәсендә фәнни хезмәтләр, ачышлар һәм уйлап табулар иясе галимнәрне кызыксындыру, А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузов истәлеген мәңгеләштерү максатында гамәлгә куела.
Илебезнең һәм чит илләрнең күренекле галимнәреннән торган Халыкара Арбузов бүләге бирү комитеты карары буенча Казанда 2 елга бер тапкыр Россия яки чит илдән булган 1 галимгә бирелә. Комитет дөньяның фосфорорганик химия өлкәсендә эшләүче, дөньяның әйдәп баручы галимнәренә өч кандидат күрсәтүне сорап, язма рәвештә мөрәҗәгать итә. Агымдагы елның маена кадәр күрсәтелгән галимнәрнең хезмәтләре карала. Кандидатның казанышларын күрсәтүче кыскача резюмене үз эченә алган тәкъдим комитетның җаваплы секретарена җибәрелә. Июнь аенда уздырыла торган комитет утырышы кандидатуралар буенча фикер алышканнан соң, лауреат сайлана (нәтиҗәләр республика матбугатында басылып чыга). Аңа диплом, медаль һәм акчалата бүләк тапшырыла; лауреат үз казанышлары турында лекция укый. ТРның югары дәрәҗәле рәсми вәкиле рәислегендәге тантаналы җыелышта лауреат исеме игълан ителә. Мәрасимдә илебез һәм чит ил галимнәре, студентлар катнаша.
1997 елда, А.Е.Арбузовның тууына 120 ел тулу уңае белән Халыкара Арбузов бүләге ике кешегә: А.Н.Пудовикка һәм Төньяк Каролина университеты (АКШ) профессоры Льюис Квинга тапшырыла. Төрле елларда бүләккә Польша ФАнең Молекуляр һәм макромолекуляр тикшеренүләр үзәге (Лодзь шәһәре, 1999) профессоры Ян Михальский, Франция химия җәмгыяте президенты, Экология политехник институты профессор Франсуа Матей (Париж, 2001), Бонн шәһәрендәге Нәорганик химия институты директоры, химия профессоры Эдгар Нике (Германия, 2003), Тохоку университеты профессоры Масааки Йошифуджи (Япония, Сендай шәһәре, 2005), профессор Жао Юфен (Кытай, Сямынь университеты, 2015), профессор Манфред Шеер (Германия, Регенсбург университеты, 2017) лаек була.
Автор — В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.