Эчтәлек

Авторы Г.В. Богородская. «Геометрия өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Н.И. Лобачевский исемендәге медаль

1991 елда гамәлгә куелган

СССР МК тарафыннан 1991 елда билгеләнә, һәр 5 ел саен үткәрелә торган халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча жюри карары нигезендә бирелә. Бу вакыйгага бәйләп, Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара геометрик семинар һәм «Лобачевский укулары» дигән яшьләр фәнни мәктәп-конференциясе үткәрелә. Медаль 1 декабрьдә — Лобачевскийның туган көнендә, Казан университетының киңәйтелгән гыйльми советында тапшырыла. Медальдән тыш мактау дипломнары да бирелә.

Беренче Лобачевский Н.И. исемендәге медаль 1992 елда, Лобачевскийның тууына 200 ел тулу уңае белән Казан университеты профессоры А.П.Норденга бирелә, ул аңа нормальләштерү алымнарын төзегәне һәм нәевклид фәзалар теориясенә багышланган хезмәтләре өчен лаек була. 1997 дә 2 медаль: француз математигы М.Громовка — батырулар һәм гиперболик төркемнәр теорияләре өчен һәм Россия математигы Б.П.Комраковка — Ли төркемнәре һәм бериш фәзалар теорияләре буенча тикшеренүләре өчен бирелә. 2002 елда медальгә дифференциаль һәм алгебраик топология буенча хезмәтләре өчен Кытай математигы Ш.Чжен Ю лаек була.

Әдәбият

Вишневский В.В. 200-летие Н.И.Лобачевского, его итоги и уроки // Тр. геометр. семинара. К., 1997. Вып. 23;

Шапуков Б.Н. История премии и медали имени Н.И.Лобачевского // Тр. геометр. семинара. К., 2003. Вып. 24.

Автор — Б.Н.Шапуков