- РУС
- ТАТ
1917–1918 елларда Казандагы иҗтимагый-сәяси оешма
1917 елның 7 мартында оештырыла.
Рәисе — Ф.Туктаров, рәис урынбасары — В.Таначев, әгъзалары — С.Алкин, Г.Баттал, С.Габәши, М.Корбангалиев, С.Максуди, Л.Мостафин, Ә.Мөхетдинова, Г.Сәйфелмөлеков, И.Үтәмишев, Н.Хәлфин, С.Хөснетдинов һ.б. (барлыгы 200 ләп кеше). Комитетта меньшевиклар һәм уң эсерлар партияләре вәкилләре өстенлек итә.
Мөселманнар комитеты урыннарда мөселман комитетлары оештыру, Учредительләр җыенын чакыруны тизләтү, сугышны тәмамлау, крәстияннәрне Төркестан һәм Себергә күчерүне туктату мәсьәләләрен күтәрә. 5 бүлектән тора: оештыру, финанс, агитация-пропаганда һ.б. «Корылтай», ул ябылгач, «Алтай» газеталарын нәшер итә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.