2 нче Дәүләт Думасында (1907) трудовиклар фракциясе тарафдарлары була.

Төркем әгъзалары

36 мөселман депутатның 6 сы шул төркемдә була: Һ.Атласов (Самара губернасы), Г.С.Бадамшин (Казан губернасы), З.Э.Зәйналов (Баку губернасы), Х.М.Мәсәгутов (Вятка губернасы), Г.А.Нәҗметдинов (Сембер губернасы), К.Г.Хәсәнов (Уфа губернасы).

Төркем эшчәнлеге

Мөселман хезмәт таифәсенең сәяси прогаммасын төзүдә һәм аның эшчәнлегендә Ф.Ф.Туктаровның йогынтысы зур була. 1907 елда төркем тарафыннан рус, татар, әзәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә, шуңа күрә аларны «думачылар» дип тә йөртәләр. Газетада басылып чыккан платформаларында алар «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен (Думада Мөселманнар фракциясе шушы партия исеменнән чыгыш ясый) байлар мәнфәгатен яклауда гаепләп чыгалар, татар милләтен күтәрү өчен хезмәтчел халык мәнфәгатьләрен якларлык Мөселман хезмәт партиясе оештыру зарурлыгына басым ясыйлар. 2 нче Дәүләт Думасында тикшерелгән төп мәсьәләләрдән иң кискене булган аграр мәсьәләдә мөселман хезмәт таифәсе трудовиклар фракциясе тәкъдим иткән җир реформасы проектын тулаем яклый. Думаның аграр мәсьәләгә багышланган утырышларында төркем исеменнән К.Г.Хәсәнов чыгыш ясый, ул Россия империясе чикләрендәге тарихи яктан шунда яшәүче халыкныкы дип танылган җирләрнең, аерым алганда, башкорт җирләренең, тартып алынуына каршы протест белдерә. Ул шулай ук хөкүмәтнең «Россиядә яшәүче әҗнәбиләр мәгарифенә караган чаралар турында» («О мерах к образованию населяющих Россию инородцев», 1870) Нигезләмәсе буенча оештырылган Россия мөселман мәктәбе системасын тәнкыйть итә.

Депутат З.Э.Зәйналов аграр мәсьәләгә караган чыгышында ачлык афәтенә дучар булганнарга ярдәм оештырырга чакыра. Таифә әгъзалары башка сул депутатлар тәкъдим иткән закон проектларын һәм һәртөрле мөрәҗәгатьләрне дә хуплыйлар. Мөселман хезмәт таифәсе 1907 елның апрелендә эчке эшләр министрына Бөре һәм Бәләбәй өязләрендә милли һәм дини әдәбиятны конфискацияләү һәм юк итү, шул хәлләргә каршылык йөзеннән кузгалган җирле мөселманнарның стражниклар тарафыннан җәбер-золымга дучар ителүе, үлем һәм яралану очраклары булу турында мөрәҗәгать итә. Төркем әгъзалары дума комиссияләрендә: Г.Бадамшин — бюджет, К.Хәсәнов — азык-төлек, З.Зәйналов — аграр комиссиядә, шулай ук сәүдә һәм һөнәрчелек өлкәсе хезмәткәрләренең ялын оештыру комиссиясендә актив эшли.

Чыганаклар

Государственная дума. Второй созыв: Стенографические отчёты: В 2 т. СПб., 1907;

Государственная дума. Второй созыв: Указ к стеногрфическим отчётам. Заседания 1 — 53 (20 февраля — 2 июня 1907 г.). СПб., 1907;

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.

Әдәбият         

Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной Думе России (1906–1917). К., 1999;

шул ук. Мусульманские представители в российском парламенте. 1906–1916. К., 2005;

Циунчук Р.А. Думская модель парламентаризма в Российской империи: Этноконфессиональное и региональное измерения. К., 2004.

Автор — Р.А.Циунчук