- РУС
- ТАТ
Ерак Көнчыгыш төрки-татар мөселманнар җыены
Мукден шәһәрендә (хәзер Шөнҗан шәһәре, Кытай) 1935 елның 4–14 февралендә узган. Кытай, Корея һәм Япониядә (Шанхай, Нанкин, Харбин, Мукден, Сеул, Токио, Кобе, Нагоя һ.б. шәһәрләрдә) яшәүче татар якташлыкларыннан 40 вәкил катнаша.
Төп максаты — шушы илләрдә яшәүче төрки-татарларның дини, мәдәни һәм сәяси оешмаларын берләштерү. Конгрессны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе — Г.Исхакый.
Мукден конгрессында татар якташлыкларының дини-мәдәни эшчәнлеген өч юнәлештә: дин, мәгариф һәм финанс өлкәләрендә җитәкләргә, якташлыклар арасындагы багланышларны көйләргә, бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә, мәктәп, китапханә һәм басмаханәләр эшенә җитәкчелек итәргә тиешле «Ерак Шәрекъ төрки-татар мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе» оештырыла.
Комитет тарафыннан «Милли байрак» газетасы һәм «Шәкертләр таңы» журналы нәшер ителә.
Автор — И.А.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.