Тарихы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары Казан советы гомуми җыелышының 1918 ел 21 декабрь карары нигезендә губерна башкарма комитетының коммуналь бүлеге оештырылудан башлана; ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының Коммуналь хуҗалык идарәсе итеп үзгәртелә, ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1923 ел 13 апрель карары белән исеме ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Коммуналь хуҗалык идарәсе дип алыштырыла, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1926 ел 7 июль карары белән — ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының Баш коммуналь хуҗалык идарәсе, ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1930 ел 20 декабрь карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Баш коммуналь хуҗалык идарәсе, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 28 август һәм ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1931 ел 24 ноябрь карарлары белән — ТАССР Коммуналь хуҗалык халык комиссариаты, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1971 ел 15 сентябрь Указы белән ТАССР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы итеп үзгәртелә.

Җирле Советларның торак фондын, кунакханәләрне, электр станцияләрен, мунчаларны, кер юу йортларын су белән тәэмин итү, төзү, төзекләндерү һәм файдалану, тротуарларны, урам түшәмәләрен һәм күперләрне төзү һәм төзекләндерү, газлаштыру, яшелләндерү, шәһәр транспортыннан файдалану мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шәһәрләрдә һәм эшчеләр посёлокларында төзелеш, алардагы биналарны һ.б. корылмаларны инвентаризацияләү эшләре алып бара, коммуналь трестлар һәм предприятиеләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итә. Элек гомуми, планлаштыру-икътисад, торак һәм коммуналь хуҗалык, шәһәрләрне һәм посёлокларны планлаштыру һәм аларның корылышы, төзелеш идарәләрен; төзекләндерү, исәп һәм хисап, техник инвентаризацияләү секторларын; исәп һәм кадрлар әзерләү бүлеген; үзәк бухгалтерияне үз эченә ала.

1960–80 елларда министрлык составына бухгалтерия, гомуми торак хуҗалыгы, коммуналь предприятиеләр, планлаштыру-финанс, шәһәрләрне һәм торак пунктларны газлаштыру бүлекләре; техник инвентаризацияләү секторы керә.

ТАССР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына ремонт-төзелеш, гидротехник корылмалар идарәләре; проект-смета бюросы; шәһәрләр, эшчеләр посёлоклары һәм район үзәкләренең торак-коммуналь бүлекләре һәм идарәләре; трестлар, конторалар һ.б. предприятиеләр буйсынулы була.

ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Министрлар Советына (1946 елга кадәр Халык Комиссарлары Советына) һәм РСФСРның шундый ук министрлыгына (1946 елга кадәр Халык комиссариатына) буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1989 ел 31 май Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Торак-коммуналь хуҗалыгы ҖБгә тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: Г.В.Аитов (1931–1932), В.В.Маликов (1932–1933), Н.И.Никольский (1933–1934), Г.К.Касыймов (1934–1935), М.Х.Исхаков (1935–1938 елның феврале), М.Г.Галиев (1938 елның февраль–апреле), Н.И.Сорвин (1938 елның апреле–1940), К.М.Пелиппенко (1940–1943), К.В.Данько (1943–1947), Я.И.Исламов (1947–1953), Л.Н.Котов (1953–1963 елның гыйнвары), Б.Н.Донауров (1963 елның гыйнвар–июне), А.А.Кириллович (1963 елның июне–1965), П.Д.Тунаков (1965–1966), В.С.Иванов (1966–1980), Ю.П.Акимов (1980–1989).

Автор – Е.Б.Долгов