Тарихы 1915 ел 17 август Законы нигезендә Махсус киңәшмә рәисе каршында Казан губернасында ягулык буенча Вәкаләтле вәкил вазифасы булдырылудан башлана. 1917 ел 13 июнь нигезләмәсе буенча аның вазифалары Казан губерна ягулык комитетына тапшырыла. Комитет Крәстиян депутатлары Казан губерна советы башкарма комитетының 1918 ел 14 май карары белән — Крәстиян депутатлары губерна советының вак кредит кассасы каршындагы тәэминат бүлеге, Казан губерна Халык хуҗалыгы советының 1918 ел 13 июль карары белән — губерна Халык хуҗалыгы советының каршындагы ягулык бүлеге, Казан губерна Халык хуҗалыгы советы Президиумының 1919 ел 29 гыйнвар карары белән — Казан губерна ягулык комитеты, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык хуҗалыгы советының 1920 ел 25 июнь Декреты белән — ТАССР Халык хуҗалыгы советының ягулык бүлеге, ТАССР Халык хуҗалыгы советы Президиумының 1921 ел 17 июнь карары белән — ТАССР Халык хуҗалыгы советының Баш ягулык идарәсе, ТАССР Халык хуҗалыгы советы Президиумының 1922 ел 21 июнь һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советы Икътисади киңәшмәсенең (ЭКОСО) 1922 ел 14 июль карарлары белән — ТАССР Берләштерелгән урман һәм агач эшкәртү сәнәгатенең ягулык бүлеге, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1932 ел 29 апрель карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Ягулык комитеты (ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1936 ел 22 апр. карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Дәүләт план комиссиясенә, ТАССР Җирле сәнәгать халык комиссариатына һәм ТАССР Коммуналь хуҗалык халык комиссариатына тапшырыла), ТАССР Югары Советы Президиумының 1939 ел 17 декабрь һәм 1943 ел 18 гыйнвар Указлары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы (1946 елдан — Министрлар Советы) каршындагы Җирле ягулык сәнәгате идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 26 май карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Җирле һәм ягулык сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1954 ел 7 август карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1954 ел 16 август Указы белән кабат ТАССР Министрлар Советы каршындагы Җирле ягулык сәнәгате идарәсе итеп үзгәртелә. Идарә ТАССР Министрлар Советының 1959 ел 22 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 ел 14 май Указы белән гамәлдән чыгарыла, вәкаләтләре ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгына һәм Татарстан Урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау идарәсенә тапшырыла; ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 ел 16 февраль карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1965 ел 24 февраль Указы белән ТАССР Министрлар Советының Җирле һәм ягулык сәнәгате идарәсе буларак торгызыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1966 ел 8 гыйнвар карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1966 ел 12 гыйнвар Указы белән ТАССР Ягулык сәнәгате министрлыгы итеп үзгәртелә.

Урман хәзерләү һәм чыгару, аннан такта продукциясе һәм агач эшләнмәләре җитештерүне, нефть чыгару һәм эшкәртүне оештыру, республика халкын, предприятиеләрен һәм учреждениеләрен ягулык белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Секретариатны, планлаштыру-икътисад, җитештерү-техник, кадрлар бүлекләрен, бухгалтерияне үз эченә ала. Элек министрлык карамагында 2 урман сәнәгате хуҗалыгы, 2 сәнәгать комбинаты, 6 (1968 елдан — 17) район һәм шәһәр ягулык сату оешмасы, 1980 елларда 5 предприятие, 27 ягулык сату учреждениесе була.

ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук министрлыгына буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1988 ел 21 ноябрь Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан территориаль «Татлестоппром» урман-ягулык ҖБгә тапшырыла.

Министрлар: М.Г.Ганиев (1966–1983), М.К.Рәмиев (1983–1988).

Автор – Е.Б.Долгов