Тарихы 1919 елның 27 гыйнварында Казан губерна Халык Комиссарлары Советы каршында оештырылган, 1920 елның 28 сентябреннән ТАССР Халык Комиссарлары Советы карамагындагы азык-төлек сәнәгате бүлегеннән башлана. Бүлек ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1922 ел 6 гыйнвар боерыгы белән ТАССРның Азык-төлек сәнәгате берләштерелгән фабрикалары һәм заводлары («Татпищетрест») итеп үзгәртелә. ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1930 ел 4 декабрь карары белән исеме ТАССР Дәүләт азык-төлек һәм спирт сәнәгате берләштерелгән фабрикалары һәм заводлары идарәсе («Татсельпромтрест») дип алыштырыла. ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 4 гыйнвар карары белән — ТАССР Тәэминат халык комиссариатының (1934 елның августыннан — ТАССР Җирле сәнәгать халык комиссариатының) азык-төлек сәнәгате секторы (1933 елдан — идарәсе), ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1937 ел 5 февраль карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Азык-төлек сәнәгате идарәсе, ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1937 ел 26 февраль һәм 26 март карарлары белән — ТАССР Азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Азык-төлек сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 март Указы белән ТАССР Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 29 октябрь карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 12 ноябрь Указы белән — ТАССР Азык-төлек товарлары сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1966 ел 8 гыйнвар карары һәм ЮС Президиумының 1966 ел 12 гыйнвар Указы белән ТАССР Азык-төлек сәнәгате министрлыгы итеп үзгәртелә.

Министрлык азык-төлек җитештерү сәнәгатенең җиләк-җимеш-яшелчә, балык, макарон, кондитер әйберләре, май, крахмал-патока, он, икмәк, тәмәке, шикәр, ликёр-аракы, алкогольсез эчемлекләр җитештерү, сыра кайнату, парфюмерия-косметика тармаклары белән җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра һәм республикага буйсынулы, турыдан-туры үзенә караган предприятиеләр белән идарә итә.

Аның составына административ-хуҗалык, планлаштыру-икътисад, җитештерү-техник, финанс, кадрлар бүлекләре, бухгалтерия, үзәк лаборатория керә. Элек аның карамагында 20 ләп, 1950–1980 елларда 30 лап предприятие була.

ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Министрлар Советына (1946 елга кадәр — Халык Комиссарлары Советына) һәм РСФСРның шул ук исемдәге Министрлыгына (1946 елга кадәр — Халык комиссариатына) буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1985 ел 12 декабрь Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Агросәнәгать комитетына тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: В.Ф.Анисимов (1937), П.М.Андриянов (1938 елның гыйнвар–апрель), Г.Ш.Шаһимәрданов (1938 елның апреле–мае), Е.Я.Матвеев (1938 елның июнь–июле), Н.Х.Латыйпов (1938 елның июле – 1942 елның гыйнвары), Г.Г.Измайлова (1942 елның гыйнвары–октябрь), П.Я.Ватажников (1943–1951), В.В.Варламов (1951–1953), И.А.Әбдерәфыйков (1953–1959), Н.Г.Гайфетдинов (1959–1960), У.З.Закиров (1960–1963), В.И.Матвеев (1963–1968), И.З.Фәтхуллин (1968–1973), И.Е.Городнянский (1973–1985 елның гыйнвары), В.К.Чаплыгин (1985 елның гыйнвар–декабре).

Автор – Е.Б.Долгов