РСФСР МСның 1961 ел 3 июль карары нигезендә ТАССР Министрлар Советы каршындагы Су хуҗалыгы идарәсе буларак оештырыла, РСФСР Министрлар Советының 1965 ел 27 декабрь карары белән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Мелиорация һәм су хуҗалыгы идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1967 ел 25 июль карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1968 ел 23 гыйнвар Указы белән ТАССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелә.

Татарстан территориясендә мелиорация һәм су хуҗалыгын үстерүдә техник сәясәтне гамәлгә ашыра, сугару, киптерү, су белән тәэмин итү системалары төзелеше һәм алардан файдалану белән җитәкчелек итә, су хуҗалыгы оешмаларының һәм предприятиеләренең эшен координацияли. Канцелярияне, бухгалтерияне, планлаштыру-икътисад, хезмәт һәм хезмәт хакы, техник, капиталь төзелеш, баш механик, баш энергетик, кадрлар бүлекләрен үз эченә ала.

Министрлык системасына район һәм районара мелиорация системаларыннан, сусаклагычлардан һәм авыллардагы төркемле суүткәргечләрдән файдалану идарәләре, хуҗалык исәбендәге проектлау төркемнәре, районнардагы «Сугару» («Полив») җитештерү берләшмәләре, ремонт-төзелеш оешмалары (трестлар, механикалаштырылган күчмә колонналар, хуҗалык исәбендәге участоклар), җитештерү-комплектлау идарәләре, автобазалар, тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүче заводлар, төзелүче мелиорация объектлары дирекцияләре, Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларыннан файдалану идарәләре, «Сельхозводстрой» тресты керә.

ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук Министрлыгына буйсына. РСФСР Министрлар Советының 1989 ел 24 июль күрсәтмәсе һәм ТАССР Югары Советы Президиумының 1989 ел 11 сентябрь Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары «Татводмелиорация» проектлау-төзелеш-эксплуатация берләшмәсенә тапшырыла.

Министрлар: Х.К.Каратаев (1968–1969), М.Ш.Шәймиев (1969–1983), Г.Н.Захаров (1983–1985), А.К.Самаренкин (1985–1989).

Автор – Е.Б.Долгов