ТАССР Югары Советы Президиумының 1939 ел 5 май Указы белән «Татлес» һәм «Татдрев» трестлары җирлегендә ТАССР Урман сәнәгате халык комиссариаты буларак оештырыла.

Секретариатны, урман хәзерләүләр һәм сал агызу, агач эшкәртү идарәләрен; гомуми планлаштыру, финанс, проектлау-техник һәм капиталь төзелеш, адм.-хуҗалык, урман белән тәэмин итү һәм сату, сәүдә, кадрлар бүлекләрен; бухгалтерияне, махсус секторны, статистика төркемен үз эченә ала. Аңа 2 трест, 12 урман сәнәгате хуҗалыгы, 10 урман заводы, урман күчерү базасы, йорт җиһазлары фабрикасы, үзәк матди-техник база, проектлау-тикшеренүләр бюросы буйсына.

Халык комиссариаты ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән ТАССР Урман сәнәгате халык комиссариатының исеме ТАССР Урман сәнәгате министрлыгы дип алыштырыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1949 ел 14 апрель Указы белән — ТАССР Урман һәм кәгазь сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1951 ел 26 март Указы белән — кабат ТАССР Урман сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Урман һәм кәгазь сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1954 ел 23 июль карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1954 ел 5 август Указы белән ТАССР Урман сәнәгате министрлыгы итеп үзгәртелә.

Урман хәзерләүләр һәм сал агызуларны оештыру, урман кисү һәм агач эшкәртү сәнәгатен үстерү, йорт җиһазлары җитештерү, урман кисү фондын эшләү, җитештерү процессларын механикалаштыру һ.б. белән шөгыльләнә.

Аның составына бухгалтерия; административ-хуҗалык, урман хәзерләүләр һәм сал агызу, урман кисү һәм агач эшкәртү буенча җитештерү-техник, планлаштыру-икътисад, капиталь төзелеш, финанс, кадрлар, хезмәт һәм хезмәт хакы бүлекләре керә. Министрлык системасында «Татспецзаг» һәм «Татлесдрев» (1954 елга кадәр) трестлары, 16 урман сәнәгате хуҗалыгы, 3 (1954 елга кадәр — 6) урман заводы, урман комбинаты, йорт җиһазлары фабрикасы (1954 елга кадәр), үзәк ремонт-механика остаханәсе, үзәк матди-техник база, төзелеш идарәсе керә.

ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук Министрлыгына буйсына. РСФСР Югары Советы Президиумының 1955 ел 13 июль Указы нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары «Татлес» трестына тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: М.Г.Газизов (1934–1940), П.М.Владимиров (1940–1942, 1948–1955), Н.И.Коровин (1942–1943), Г.В.Шипунов (1943–1948).

Автор – Е.Б.Долгов