1920 еллар башыннан татар язучыларын бер оешмага берләштерү, яңа төр иҗади оешмалар төзү омтылышлары ясала.

1923 елда К.Нәҗминең актив катнашында «Завод» исемле әдәби түгәрәк оештырыла, Ш.Усманов «Часовой» исемле әдәби берләшмә төзи.

1924 ел башында Казан коммунистларының үзәк клубы каршында «Октябрь» исемле зур әдәби берләшмә барлыкка килә. 1924 елның апрелендә Г.Кутуй һәм Г.Толымбайский белән бергә язучыларның бер өлеше «Октябрь»дән чыга һәм мөстәкыйль «Сулф» берләшмәсен оештыра (тиздән таркала). Вакытлы матбугатта барлык язучыларны бер оешмага җыю мәсьәләләре ешрак күтәрелә башлый. Г.Нигъмәти совет язучылары җәмгыятен төзергә тәкъдим итә, ә Г.Ибраһимов аны оештыруның төп принципларын эшли.

ВКП(б) өлкә комитетының матбугат бүлегендә 1927 елның 9 февралендә бу мәсьәлә буенча киңәшмә уздырыла һәм анда язучылар оешмасын төзү турында карар әзерләү өчен Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Г.Толымбай, Г.Нигъмәти катнашында комиссия төзелә.

1928 елның 5 маенда Татар совет язучылары оешмасы төзелә (1932 елның февраленә кадәр яшәп килә). Татар пролетар язучылары ассоциациясе (ТАПП) дә 1928 елның 27 сентябреннән 1932 елның 16 маена кадәр генә яшәп кала, ВКП(б) ҮКнең «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» дип аталган карары чыкканнан соң, ул таратыла.

1920 еллар ахырында Крәстиян язучылар берлеге төзелә, соңрак ул Колхоз-пролетар язучылары берлеге итеп үзгәртелә (1932 елда таратыла). Кызыл Армия һәм Флот әдәби оешмасының татар секциясе (ТАТЛОКАФ) 1930–1932 елларда эшли. ВКП(б) ҮКнең 1932 ел 23 апрель карарында «совет власте платформасын хуплаган һәм социалистик төзелештә катнашырга омтылган барлык язучыларны бердәм берлеккә туплау» зарурлыгы ассызыкланганнан соң, республика язучыларының беренче съездына актив әзерлек башлана. Съезд 1934 елның 25–29 июлендә уза, язучылар оешмасы ТАССР Язучылар союзы дип атала башлый. 1991 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Автор – Н.Г.Гыйззәтуллин