- РУС
- ТАТ
дәүләт хакимиятен марксизм-ленинизм идеологиясенә таянган партияләр биләгән илләрдә мәдәният өлкәсендә партия һәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру процессы
Культура революциясенең асылы илдә рухи эшчәнлекнең эчтәлеген һәм максатларын, кешеләрнең дөньяга карашын, халык йөз тоткан кыйммәтләрне һәм тормыш рәвешен тамырдан үзгәртүдән гыйбарәт. Культура революциясенең төп сәяси максаты — мәдәниятне Коммунистлар партиясенең җитәкчелек ролен алга сөргән «пролетариат диктатурасы»н ныгыту чарасына әверелдерү.
«Культура революциясе» термины беренче тапкыр 1923 елда В.И.Ленинның «Кооперация турында» дип аталган әсәрендә кулланыла. Соңрак, 1950–1960 елларда, Культура революциясе совет иҗтимагый фәннәр белгечләре тарафыннан, авыл хуҗалыгы җитештерүендә крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү һәм илне индустрияләштерү белән беррәттән, социализм төзүнең төп закончалыклары исәбенә кертелә. Ләкин совет мәдәният белемендә эчтәлеге һәм гамәлгә ашырылу рәвеше буенча СССРдагы Культура революциясе белән 1960 елларның 2 нче яртысында Кытайда «бөек пролетар культура революциясе» буларак уздырылган сәяси кампания арасында бернинди дә уртаклык юклыгы ассызыклана.
СССРда Культура революциясе большевиклар партиясенең Октябрь революциясе барышында хакимияттә ныгып урнашуыннан башлана һәм Бөек Ватан сугышына кадәр дәвам итә.
Бу чорда мәдәният яшәешенең идея-сәяси принциплары һәрьяклап үзгәртеп корыла: массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгариф һәм мәдәни агарту системасы, фән һәм сәнгать учреждениеләре тулысынча Коммунистлар партиясе күрсәтмәләренә буйсындырыла һәм «яңа» совет кешесен тәрбияләү эшенә җәлеп ителә.
Культура революциясе тарихын өч төп этапка бүләләр:
Аңа хас мөһим сыйфатлар Совет хакимиятенең беренче елларында ук илнең барлык өлкәләрендә ачык чагыла башлый. Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Казан губернасында ул массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни агарту системасы эшчәнлеген оештыру һәм аның эчтәлеге, мәгариф системасы өстеннән партия контроле урнаштырылудан, дини оешмаларны дәүләттән һәм мәктәпне дини оешмалардан аерудан башлана. 1917 елның 27 октябрендә В.И.Ленинның «Матбугат турында» Декреты, 9 ноябрьдә БҮБК һәм ХКСның «Мәгариф буенча Дәүләт комиссиясен оештыру турында» Декреты, 1918 елның 20 гыйнварында «Вөҗдан, чиркәү һәм дини оешмалар иреге турында» Декреты имзалана. Казанда 1917 елның 14 декабрендә беренчеләрдән булып Казан кадетларының «Камско-Волжская речь» газетасы, 22 декабрьдә уң эсерлар органы булган «Крестьянская Казанского губернского земства газета», 1918 елның феврале уртасында «Крестьянская жизнь» газетасы, 1918 елның мартында Казан уң эсерларының «Трудовой путь» газетасы, 1918 елның 16 маенда меньшевикларның «Рабочее дело» газетасы, 1918 елның 30 маенда «Йолдыз» газетасы, Мөселман комитеты органы булган «Корылтай» һ.б. ябыла. Шул ук вакытта 1917 елның 29 октябреннән Казанда ВКП(б) елның җирле органнарының «Знамя революции» газетасы, 1918 елның сентябреннән татар телендә «Эшче» газетасы чыга башлый. Нәкъ шул чорда өязләрдә беренче совет газеталары — Чистай шәһәрендә «Власть Советов», Алабуга шәһәрендә «Народная воля», «Известия Тетюшинского Совета» һ.б. барлыкка килә; татар телендәге газеталар да басыла башлый: 1918 елның гыйнварыннан Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты органы булган «Чулпан» газетасы, 1918 елның мартыннан Казан мөселман комиссариаты органы — «Эш» газетасы нәшер ителә. Казанда губернаның башка халыклары телләрендә — мари телендә «Ужара», чуаш телендә «Канаш» газеталары чыга. Бу басмалар халык массаларын большевиклар һәм Совет хакимияте ягына җәлеп итүдә зур роль уйныйлар.
Казан губернасында халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору да төбәктә Совет хакимияте урнаштырылганнан соңгы беренче айларда ук башлана. Шәһәр думасын тарату һәм 1918 елның гыйнварында Казан шәһәр хуҗалыгы советын оештыру барышында әлеге совет составында мәктәп комиссиясе булдырыла, ул мәктәпләр һ.б. уку-укыту оешмалары эшчәнлегенең эчтәлеген үзгәртү белән шөгыльләнә. 1918 елның февралендә Казан шәһәр хуҗалыгы советы башкарма бюросы карары белән Казан уку-укыту округы бетерелә һәм Казан губернасы Халык мәгарифе комиссариаты төзелә (халык комиссары — А.А.Максимов). 1918 елның апрелендә Казан шәһәр хуҗалыгы советының Мөселман комиссариаты составында Мөселманнарның халык мәгарифе бүлеге оештырыла (мөдире — Ш.Г.Әхмәдиев). Халык мәгарифе системасын тамырдан үзгәртеп кору максатында 1918 елның 30 маенда ХКСның «Барлык ведомстволарның уку-укыту, мәгариф учреждениеләрен һәм оешмаларын Мәгариф халык комиссариаты карамагына берләштерү турында» дип аталган Декреты кабул ителә. 1918 елның 18 июнендә «Россия Республикасында халык мәгарифе эшен оештыру турындагы нигезләмә» гамәлгә кертелә. 1918 елның маенда Казан губернасы өязләрендә халык уч-щеләре дирекцияләре һәм инспекцияләре бетерелә, аларның эшләре халык мәгарифе советларына тапшырыла.
1918 елның октябрендә Халык мәгарифе комиссариаты Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар Советы каршындагы Губерна халык мәгарифе бүлеге итеп үзгәртелә; соңрак милли мәктәпләр мәсьәләләрен хәл итү өчен аның структурасында халык мәгарифе буенча 5 милли бүлек — рус, мөселман (татар), чуаш, чирмеш (мари) һәм «башка вак халыклар» бүлекләре оештырыла. Алга таба мәгариф системасын үзгәртеп кору планлы һәм оешкан төс ала. РСФСР Мәгариф халык комиссариатының 1918 ел 26 февраль күрсәтмәсе белән барлык дөньяви уку-укыту оешмаларында Илаһи Канунны (Закон Божий) дәресләрдә һәм дәрестән тыш укыту туктатыла. 1918 елның февраль-мартында ук шәһәрләрдә һәм өязләрдә укытучылар съездлары уздырыла башлый, ләкин пед. интеллигенциянең яңа хакимиятне һичшиксез хуплавына багланган өметләрнең акланмавы ачыклана: рус һәм татар укытучыларының шактый өлеше Совет хакимиятен кабул итми, югары уку йортларындагы укытучы-профессорлар составының зур өлеше дә аңа каршы була. Шул сәбәпле, укытучыларны һәм фәнни-педагогик кадрларны яңа строй ягына җәлеп итү, шулай ук эшче-крәстиян яшьләреннән Совет хакимиятенә тугры белгечләр әзерләү мәдәният өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсенә әверелә. 1918 елның мае башында «укытучыларны һәм татар тәрбиячеләрен кабаттан әзерләү өчен» өч айлык курслар ачылу турында белдерү басылып чыга; Казан губернасында 1917/18 уку елында эшләгән барлык укытучылар бу курсларны узарга тиеш булалар. 1918 елның 2 августында В.И.Ленин ХКСның «РСФСРның югары уку йортларына кабул итү турында» дип аталган Декретын һәм ХКСның «Югары уку йортларына пролетариат һәм ярлы крәстияннәр вәкилләрен өстенлекле кабул итү турында» карарын имзалый. Югары мәктәпне «пролетариатлаштыру»га башлангыч биргән бу документлар РСФСР Мәгариф халык комиссариатының югары уку йортларында әзерлек курслары — эшчеләр факультетлары (рабфаклар) ачу турындагы карары белән тулыландырыла, бу факультетлар тиз арада эшчеләрне һәм крәстияннәрне югары мәктәптә укуга әзерләүне максат итеп куя. 1919 елның ноябрендә, Казанда беренче булып, Казан университетында рабфак ачыла (504 студент). 1920 елның июнендә Казан политехник институтында рабфак оештырыла (Казанда рабфакларда укучылар саны 730 кешегә җитә).
Мәктәп яшеннән чыккан халыкта наданлыкны бетерү һәм хезмәт ияләре арасында мәдәни-агарту эшен оештыру, ягъни мәктәптән тыш аң-белем тарату Культура революциясенең аеруча мөһим юнәлешләре була. 1919 елның 26 декабрендә Ленин ХКСның «РСФСР халкы арасында наданлыкны бетерү турында» дип аталган Декретын имзалый, бу документны А.В.Луначарский «Совет хакимиятенең иң бөек декретларының берсе» дип бәяли. Декретта күрсәтелгәнчә, илнең 8 яшьтән 50 яшькәчә укый-яза белмәгән барлык халкы туган телендә яки рус телендә грамотага өйрәнергә тиеш була. 1920 елның 21 гыйнварында Казан губерна башкарма комитеты президиумы «Казан губернасында наданлыкны бетерү проекты» карарын кабул итә. Бөтен илдәге кебек үк, губернада аны үтәү буенча эш моңарчы күрелмәгән колач белән башкарыла. Наданнарны укытуга белемле кешеләр җәлеп ителә. Мәктәпләрдә, төрле учреждение биналарында, яңа ачылган клубларда һәм китапханәләрдә, армия частьларында — бөтен җирдә наданлыкны бетерү пунктлары (кара Наданлыкны бетерү), «ликвидаторлар курслары» (эшчеләрне һәм крәстияннәрне укырга-язарга өйрәтүгә җәлеп ителгән кешеләрнең дәресләре) уздырыла, төрле уку ярдәмлекләре бастырыла һ.б. 1920 елда Татарстанда наданлыкны бетерү пунктларында 127 155 кеше укып чыга, шулардан 47 650 кешенең укый-яза белүе раслана. Бу РСФСРда иң яхшы күрсәткечләрдән санала.
1920 елның июлендә РСФСР Мәгариф халык комиссариаты каршында Бөтенроссия наданлыкны бетерү гадәттән тыш комиссиясе төзелә (1930 елга кадәр эшли), шуннан соң халыкны укыту тагын да киңрәк колач җәя. 1926 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, төбәктә яшәгән 2589645 кешенең 1 399 889ы укый-яза белсә (54%), 1935 тә халыкның укый-яза белүе 72,6%, 1939 да 90,4% тәшкил итә.
1930/31 уку елыннан илнең мәгариф системасы 8–10 яшьлек балаларны мәҗбүри башлангыч укытуга күчә (1933/34 уку елында гамәлгә кереп бетә), 1934/35 уку елыннан шәһәрләрдә гомуми 7 еллык укытуга юнәлеш тотыла. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә халыкның белем дәрәҗәсен шактый күтәрүгә ирешелә, хезмәт ияләре өчен югары белем алуга реаль мөмкинлекләр булдырыла.
1914/15 уку елында хәзерге Татарстан территориясендә 117,2 мең укучысы булган 1835 гомуми белем бирү мәктәбе исәпләнсә, 1940/41 уку елы башында инде 541,8 мең укучысы булган 3537 мәктәп эшли; шул ук вакытта авылларда мәктәпләрнең саны 1640 тан 3327 гә, укучылар саны 91,1 меңнән 435 меңгә кадәр (ягъни 4,8 мәртәбә) арта.
Яңа хакимият тарафыннан «мәдәни-агарту фронтында» да күпсанлы чаралар уздыра. Кагыйдә буларак, «китап ташучылар» — совет хакимияте чорында басылган китапларны һәм брошюраларны таратучылар ролен башкарган агитаторларның халык алдындагы чыгышларына зур әһәмият бирелә. Ләкин урыннарда яңа — «революцион» әдәбият җитми.
Урыннардагы агитация-пропаганда эшенә ярдәм күрсәтү йөзеннән, 1918 елның көзендә Мәскәүдә «В.И.Ленин исемендәге хәрби-күчмә фронт әдәби поезды» оештырыла. Ул Казанга 1918 елның 21 сентябрендә килә. Аның агитация-инструкторлык составы атна дәвамында партия һәм совет активистлары, клублар, китапханә мөдирләре белән укыту-методик эш алып бара; җирле «культармиячеләр»гә яңа басма продукция җыелмалары тапшырыла.
1919 елның октябрендә Казанда китапханә хезмәткәрләренең губерна съезды булып уза, ул китапханә эшенең актив үсешенә башлангыч бирә. 1920 елда үк Казанда 71 китапханә эшли, 1914 елда нибары 19 китапханә була. Җәмәгать китапханәләре булмаган авыл җирендә китапханәләр эшен үстерүгә зур игътибар юнәлтелә; 1928 елда үк китап фонды 743,5 мең данә булган 608 китапханә эшли, 1939 ахырына 2029,3 мең китап исәпләнгән 2030 китапханә була. Революциягә кадәрге 6 клуб учреждениесе (Затлылар һәм Хәрбиләр җыеннары, Шахмат, Сәүдәгәрләр, Яңа һәм Шәрекъ клублары) урынына шәһәрдә 38 эшчеләр клубы эшли; алар шулай ук Казанның татар микрорайоннарында, губернаның өязләрендә һәм волостьларында оештырыла. Авыл җирендә клуб учреждениеләренең саны 1913 елда 11 дән 1939 елда 3114 кә җитә.
Культура революциясе елларында мәдәни-агарту учреждениеләренең уку өе (гадәттә, крәстиян йортының кичләрен яңа газеталар, журналлар һәм китаплар укырга теләүчеләрне кабул итәргә җайлаштырылган бер бүлмәсе), кызыл почмаклар (предприятиеләрдә, соңрак колхозлар, совхозлар фермаларында, машина-трактор станцияләрендә һ.б. да оештырыла) кебек яңа төрләре барлыкка килә. 1935 елга ТАССР да 750 уку өе эшли, 1936 елда республиканың хуҗалыгын һәм мәдәниятен үстерү планында аларның санын 1712 гә җиткерү күздә тотыла.
Җитәкче партия һәм совет органнары массачыл-сәяси эштә киноның роленә зур әһәмият бирәләр. Бу максатларда кинотеатрларны файдалану буенча чаралар күрелә. 1918 елның ноябрь-декабрендә үк Губерна халык мәгарифе бүлеге составында кинокомитет төзелә, ул Казан кинотеатрларын муниципальләштерә; тиздән шәһәрнең 11 кинотеатры да аның җитәкчелегендә эшли башлый. 1913 елда авыл халкына — 9, 1928 дә — 27, 1939 елда 162 кинотеатр һәм стационар кино җайланмасы хезмәт күрсәтә (шулай ук к. Кинематограф).
Татарстанда Культура революциясенең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе татар язуы алфавитының ике тапкыр алышынуыннан гыйбарәт: ТАССР ХКСның 1927 ел 3 июль карары белән татар халкын Европа халыклары мәдәниятенә тартуны җиңеләйтү максатында гарәп графикасыннан латин язуына күчү гамәлгә ашырыла (кара Яңалиф), шуннан соң, ТАССР ЮС Президиумының 1939 елның 5 маенда чыгарылган «Татар язуының латинлаштырылган алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчүе турында» дип аталган Указы белән латин язуы кириллица белән алыштырыла. Бу чаралар оештыру ягыннан гаять күп көч һәм зур матди чыгымнар таләп итә. Әлеге реформа нәтиҗәсендә халык китап мирасыннан һ.б. байлыклардан читләштерелә, шул рәвешле халыкның интеллектуаль алгарышы, рухи мәдәнияте үсеше тоткарлана.
Яңа хакимият органнары нәфис сәнгать өлкәсенә — әдәбиятка, музыка, сынлы сәнгать, театр сәнгатенә, яңа, совет сәнгате интеллигенциясен әзерләүгә, матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең эчтәлеген контрольдә тотуга зур игътибар бирәләр.
1919 елның гыйнварында Губерна халык мәгарифе бүлеге турындагы нигезләмәне раслаганда аның составында ике секциядән: сынлы сәнгать һәм театр, музыка, матур әдәбият секцияләреннән торган бүлекчә булдыру күздә тотыла. Бүлекчәнең төп бурычлары «...киң халык массаларын сәнгатькә тарту һәм, аерым алганда, яңа сәнгатьне пропагандалау»дан гыйбарәт була. Шул ук вакытта партия органнары сәнгатькә массалар аңына көчле тәэсир итү чарасы буларак карыйлар. Шуңа күрә драма театрларының репертуары, китап нәшриятларының эш планнары, җырчылар, композиторларның, рәссамнарның иҗаты аларның даими контроле астында тотыла, бу контроль еллар узган саен тагын да катгыйрак рәвешкә керә, чынлыкта партиячел-идеологик диктатка әверелә. 1930 елларда иҗат берлекләре (к. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге) төзелү белән иҗат интеллигенциясенә ясалган мондый басым аеруча ачык сизелә башлый.
Шулай да Культура революциясе елларында партия һәм дәүләтнең максатчыл мәдәни төзелеш сәясәте гамәлгә ашырылу зур казанышларга китерә: халыкның гомуми белем дәрәҗәсе сизелерлек үсә, халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр (шул исәптән милли кадрлар) әзерләнә. Бу елларда авыл җирендә мәдәни-агарту учреждениеләре челтәрен үстерү, торак пунктларны радиолаштыру һәм кинофикацияләү юнәлешләрендә зур эшләр башкарыла. Ил һәм һәр халык моңарчы күзәтелмәгән мәдәният-мәгариф күтәрелеше кичерә. Якынча 1930 еллар уртасына кадәр (массачыл репрессияләр башланганчы), һичшиксез, Культура революциясе халык массаларында электән яшәп килгән, царизм шартларында кирәк дип табылмаган көчле иҗат энергиясен дөньяга чыгаручы фактор була.
1920 елларда татар матур әдәбиятының күп кенә үрнәкләре иҗат ителә: 1924 елда СССР халыклары Үзәк нәшриятында (Центриздат, Мәскәү) Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» повесте басыла, 1928 дә аның «Тирән тамырлар» романы дөнья күрә. Шул елларда К.Тинчурин киләчәктә киң танылачак «Казан сөлгесе», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» (барысы да — 1924), 2 елдан соң «Җилкәнсезләр» пьесаларын бастырып чыгара. 1927 елда Ш.Камалның «Таң атканда» романы нәшер ителә. Драматурглар М.Фәйзи, Г.Камал, Ф.Бурнаш, прозаиклар К.Нәҗми, А.Шамов, шагыйрьләр М.Гафури, Һ.Такташ һ.б.ның яңа әсәрләре басыла.
Культура революциясе елларында татар драма театры зур казанышларга ирешә. 1926 елда Татар академия театрының Мәскәү-Оренбург-Кызыл Урда-Ташкент-Сәмәрканд-Әстерхан-Сталинград-Ростов-Донбасс-Саратов маршруты буенча гастрольләре уңышлы уза (к. Татар академия театры).
1920 еллар башында татар композиторы С.Сәйдәшев үзенең музыкаль җәүһәрләрен иҗат итә. 1925 елның җәендә Казан тамашачысына беренче татар операсы — Г.С.Әлмөхәммәдов, В.И.Виноградов, С.Х.Габәшинең «Сания» операсы күрсәтелә, 5 елдан соң шул ук композиторларның яңа — «Эшче» милли операсының премьерасы була.
Казан рәссамнары Н.И.Фешин, П.А.Радимов, П.П.Беньков, Г.А.Медведев, В.К.Тимофеев һ.б.ның әсәрләре киң таныла, сынлы сәнгатьтә беренче татар рәссамнары — Ф.Ш.Таһиров, Б.И.Урманче, С.С.Ахун үсеп чыга.
Шул ук вакытта илнең, һәр халыкның һәм аерым шәхеснең рухи күтәрелеше өчен Культура революциясе ачкан киң мөмкинлекләр халыкның рухи тормышын оештыру өлкәсендә Коммунистлар партиясе диктаты хакимлек итү нәтиҗәсендә үз бәясен югалта. Бу диктат шәхеснең иҗади инициативасын, ирекле эзләнүен һәм үсешен тоткарлый. 1920–1930 елларда танылган талантлы мәдәният эшлеклеләренең күбесе 1930–1940 еллардагы массачыл репрессияләр чорында юк ителә.
Основные материалы к плану хозяйства и культуры Татарской АССР на 1936 год. К., 1936;
Культурное строительство в Татарии. 1917–1941: Сб. док. и материалов. К., 1971;
Культурное строительство в Татарии. 1941–1970: Док. и материалы. К., 1978;
Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001.
Сабирҗанов Г. Татарстанда культура революциясе һәм аның казанышлары // Совет мәктәбе. 1980. № 6, 11;
Культурная революция в СССР. 1917–1965 гг. М., 1967;
Гарипова З.Г. Культурно-просветительная работа в Татарии в годы 1-й пятилетки. К., 1985;
Культурная революция в Татарии (1917–1937 гг.). К., 1985;
Семенихина И.Н. Советская историография культурной революции в Среднем Поволжье: Дис. ... К., 1987.
Автор — Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.