Яшерен, чыгышлары белән Польша, Литва, Белоруссиядән булган яшьләр тарафыннан Санкт-Петербургта оештырыла.

Җитәкчеләре — бертуган Л. һәм О.Крычыньскийлар. Түгәрәк әгъзалары татар халкы тарихын, динен, мәдәниятен өйрәнәләр, үз китапханәләрен булдыралар.

Автор — Я.Я.Гришин