Эчтәлек

Вятка губернасы Алабуга өязенең Бондюга авылы яшьләре тарафыннан 1917 елның маенда оештырыла.

Башлап йөрүчеләре: Г.Баһаветдинов, А.Галимбәков, М.Лотфуллин, Ш.Саттаров, А.Сәхабетдинов, Г.Фәсхетдинов, М.Шакиров һ.б. Драма түгәрәге оештыралар, гектографта татар һәм рус телләрендә «Яшьләр авазы» газетасы чыгаралар, эшче яшьләр арасында агитация-пропаганда эшләре алып баралар.

Түгәрәк 1918 ел башында таркала.

Әдәбият  

Юность Татарстана (Очерки истории комсомола Татарии). К., 1978.