ТРның 1992 ел 22 декабрь Законы нигезендә гамәлгә куела һәм ТР Дәүләт Советының 2000 ел 29 июнь карары белән оештырыла. Рәистән, рәис урынбасарыннан һәм 4 мәхкәмә әгъзасыннан тора. ТР Конституция мәхкәмәсе судьялары ТР Дәүләт Советы тарафыннан 10 елга сайланалар һәм фәкать законга гына буйсыналар. ТР Конституция мәхкәмәсе ТР законнарының, ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларының, ТРның халыкара һәм тышкы икътисади багланышларына кагылышлы, гамәлгә кермәгән килешүләренең Конституциягә туры килүен, ТР дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасындагы бәхәсләрнең вәкаләтлелеген карый, ТР Конституциясенә аңлатма бирә. Конституциягә туры килми дип табылган актлар һәм аларның аерым өлешләре ТР Конституция мәхкәмәсе карарлары басылып чыккан көннән көчен югалта. ТР Конституция мәхкәмәсе тарафыннан чыгарылган нәтиҗәләр соңгы карарлар дәрәҗәсендә була, протестлар һәм шикаятьләр кабул ителми.

Рәисләр: С.Х.Нәфиев (2000–2004), В.Н.Демидов (2004–2014), Ф.Г.Хөснетдинов (2014 елдан).                                   

Автор — Е.Б.Долгов