Оешуы

Традицион земство либерализмы һәм либераль-демократик интеллигенция вәкилләрен берләштерә («Азатлык берлеге» һәм «Земствочылар-конституциячеләр берлеге» иҗтимагый-сәяси оешмалары).

Оештыру съезды 1905 елның 12–18 октябрендә Мәскәүдә уза; анда Устав һәм Программа кабул ителә, составына 30 кеше кергән Үзәк комитет сайлана.

Программасы

Партиянең программасы сәяси һәм социаль мәсьәләләрнең киң даирәсен үз эченә ала: конституцион һәм парламент монархиясен урнаштыру; демократик ирекләрне гамәлгә ашыру; Россиянең барлык халыклары өчен мәдәни үзбилгеләнү, Польшага һәм Финляндиягә административ мохтарият бирү; дәүләт, кабинет һәм монастырь биләмәләре хисабыннан җирсез һәм аз җирле крәстияннәргә җир бүлеп бирү, шулай ук алпавыт җирләрен өлешчә ирексезләп сатып алу; социаль өлкәгә чыгымнарны арттыру максатында бюджетны яңадан карау; сыгылмалы салым системасын, вәкаләтләрен һәм хокукларын зурайтып, илнең барлык төбәкләрендә земство үзидарәсен гамәлгә кертү; «эшчеләр мәсьәләсе»н закон нигезендә хәл итү, шул исәптән мөмкин булган җирләрдә кичекмәстән 8 сәгатьлек эш көненә күчү һ.б.

Лидерлары

Партия лидерлары — П.Н.Милюков, И.В.Гессен, В.Д.Набоков, И.И.Петрункевич, П.Д.Долгоруков һ.б.

Эшчәнлеге

Төп тактика — программадагы бурычларны бары тик көрәшнең парламент чаралары белән генә хәл итүгә ирешү. Нәтиҗәдә, партия әгъзаларының эшчәнлеге иң элек Дәүләт Думасына сайлау кампанияләре тирәсендә һәм аның эчендә туплана. 1 нче Думада кадетлар җитәкче урынны билиләр, Дума таратылганнан соң, кадетлар фракциясе башлангычында депутатлар төркеме хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән Выборг өндәмәсенә кул куя. 2 нче Думада кадетлар, 98 урынга ия булып, элеккечә үк лидерлык итәләр. 1 нче һәм 2 нче Думаларда алар аграр мәсьәләне хәл итү буенча үз закон проектларын алга сөрәләр. 3 нче һәм 4 нче Думаларда, азчылыкта булып, тырышлыкларын хөкүмәт проектларын тәнкыйтьләүгә юнәлтәләр.

Казан бүлекчәсе

Кадетлар партиясенең Казан бүлекчәсе 1905 елның октябрендә оеша. Беренче гомуми җыелыш 1905 елның 31 декабрендә уза; партиянең Казан губерна комитетын төзү турында карар кабул ителә, аның составына Й.Акчура, С.Ш.Алкин, И.И.Бабушкин, А.Г.Бать, А.В.Васильев, М.С.Венецианов, И.С.Кривоносов, Е.Г.Рогозин, А.А.Симолин, М.М.Хвостов, Г.Г.Тельберг, А.Д.Чернояров сайлана. 1906 елда Лаеш, Чистай, Цивильск, Ядрин шәһәрләрендә өяз комитетлары эшли. Әгъзаларының гомуми саны — 700 ләп кеше. Партиянең тарафдарлары тагын да күбрәк була, ләкин күпләр үзләренең оппозицион партия яклы икәнлекләрен ачыктан-ачык әйтергә базмыйлар (партияне легальләштерү турындагы мәсьәлә хәл ителми). Казаннан партиянең ҮК составына Й.Акчура һәм Г.Ф.Шершеневич кертелә. Сәүдәгәрләр катлавының кайбер вәкилләре (бертуган И.И. һәм П.И.Александровлар, А.Д. һәм Д.Д.Чернояровлар, И.Казаков, М.Галиев, С.Аитов, Б.Апанаев һ.б.) губерна оешмасына финанс ярдәме күрсәтәләр.

Дәүләт Думасына сайлау алды кампанияләре чорында партиянең губерна бүлекчәсе әгъзалары сәяси яктан активлаша. Сайлауларда «Иттифак әл-мөслимин» партиясе әгъзалары Конституцион демократлар партиясенең төп союзниклары булалар, шул рәвешле губернаның татар халкы катнашкан сайлаулар вакытында (бигрәк тә 1 нче һәм 2 нче Думаларга сайлаганда) кадетлар партиясен яклау тәэмин ителә. 1 нче Дәүләт Думасы таратылганнан соң, Конституцион демократлар партиясенең Казан губерна комитеты әгъзалары хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән Выборг өндәмәсен хуплап чыгалар, бу губернада оешманың хәле катлаулануга китерә. Партиянең күп кенә әгъзалары һәм аңа теләктәшлек белдерүчеләр репрессияләргә дучар ителә (мәсәлән, Й.Акчура). Оешма яшерен хәлдә диярлек эшли. 1906 елның ноябрендә партиянең губерна комитеты каршында (Казан университетында) студентлар фракциясе оеша, аны студентлар К.В.Белилин, Н.В.Утехин һ.б. җитәкли. Партия тактикасыннан риза булмаган кайбер әгъзалар 1907 елда «Тыныч яңарыш партиясе»н оештыралар, ләкин аз санлы булуы сәбәпле, Казан губернасының иҗтимагый-сәяси тормышында ул сизелерлек роль уйнамый. 1905–1907 еллар революциясеннән соң кадетлар оешмасы сан ягыннан азая, өяз бүлекчәләренең эшчәнлеге туктала. 3 нче Дәүләт Думасына сайлауларда Казан кадетларына октябристлар белән бер блокка керергә туры килә. 1908 елда Казанда 400 ләп партия әгъзасы исәпләнә. Бу чорда Г.Ф.Шершеневич, А.В.Васильев, М.М.Хвостов, И.В.Мандельштам, А.В.Завадский, А.Г.Бать, С.Ш.Алкин, И.И.Бабушкин, Н.П.Гусев аеруча актив эшлиләр.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында төбәктә кадетларның эшчәнлеге активлаша. Алар сугыш алып бару өчен матди һәм кеше ресурсларын мобилизацияләүдә мөһим роль уйнаган оешмалар эшендә катнашалар. Кадетлар П.П.Набоков, Н.И.Порфирьев, И.Н.Овчинников Казанда Хәрби сәнәгать комитетын җитәклиләр. С.Ш.Алкин, Н.П.Загоскин, И.И.Бабушкин, Н.П.Гусев «Земство берлеге» һәм «Шәһәр берлеге» структураларында эшлиләр.

Революцияләр чорында эшчәнлеге

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Конституцион демократлар партиясенең Казан губерна комитеты беренчеләрдән булып оеша.

1917 елның мартында аның әгъзаларының гомуми җыелышы булып уза, анда губерна комитетының яңа составы сайлана (рәисе — А.А.Симолин). 1917 елның җәендә Арча, Козьмодемьянск, Лаеш, Спас, Тәтеш, Царёвококшайск, Чистай шәһәрләрендә, Мариинский Посадта аның бүлекчәләре барлыкка килә. Казан шәһәр оешмасы Идел буенда иң зурлардан була (800 ләп кеше). Моннан тыш, Казанда 2 студентлар фракциясе (Казан руханилар академиясе һәм Казан университеты каршында) эшли. Партия клублары, китапханәләр оештырыла. Партия әгъзалары хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. 1917 елда Казанда Конституцион демократлар партиясенең өч губерна съезды уздырыла. 1 нчесе 17–18 июльдә уза, анда җиде өяз комитетыннан һәм Казаннан делегатлар катнаша. Төп максат Казан губерна оешмасының илдә һәм губернада хөкем сөргән сәяси вазгыятькә карата мөнәсәбәтен ачыклаудан гыйбарәт була. Съезд резолюция кабул итә, резолюциядә: «Россияне коткару өчен исемдә генә түгел, асылда да коалицион булган хөкүмәт рәвешендәге бердәм ныклы хакимият кирәк, һәм бу коалицион хөкүмәттә Халык азатлыгы партиясе әгъзалары катнашырга тиеш», — диелә. 29–30 августта узган 2 нче съезд Россия кораллы көчләре башкомандующие генерал Л.Г.Корнилов фетнәсенә нисбәтле рәвештә чакырыла. Төп максат губерна оешмасы тактикасын эшләү була. Делегатлар партиянең 9 нчы гомумроссия съездында (1917 елның 23–28 июле) ҮК тәкъдим иткән программаны һәм тактиканы нигездә хуплыйлар; ләкин П.Н.Милюков җитәкчелегендә ҮК, чынлыкта переворотка риза булып, илдә «көчле һәм бәйсез» хакимият урнаштыруны хуплап чыкса да, 2 нче съезд делегатлары Вакытлы хөкүмәтне яклаучы һәм, кайсы тарафтан янаса да, аңа каршы юнәлдерелгән теләсә нинди күтәрелешне гаепләүче резолюция кабул итәләр. 3 нче съезд 1917 революция октябре ахырында чакырыла. Бу съездда кадетларның Казан губерна оешмасы әгъзалары большевиклар переворотын гаепләп чыгалар һәм большевиклар хакимиятен законсыз дип таныйлар. Казанның кайбер кадетлары большевикларга каршы көрәштә актив катнаша. Халык комиссарлары советы 1917 елның 28 ноябрь Декреты белән Конституцион демократлар партиясен «халык дошманнары партиясе» дип игълан итә һәм аның эшчәнлеге тыела. 1917 елның 30 ноябрендә Казан большевиклары шәһәр думасының кадетлар партиясендә торган барлык әгъзаларында, шулай ук «Камско-Волжская речь» газетасы редакциясендә тентүләр уздыралар.

Басма органнары: «Казанский вечер», «Волжско-Камская речь», «Камско-Волжская речь» газеталары.

Әдәбият

Шелохаев В.В. Кадеты — главная партия либеральной буржуазии в борьбе с революцией 1905–1907 гг. М., 1983;

Шелохаев В.В. Идеология и политическая организация российской либеральной буржуазии. 1907–1914 гг. М., 1991;

Думова Н.Г. Кадетская партия в период 1-й мировой войны и Февральской революции. М., 1988;

Айнутдинова Л.М. Либеральное движение в Казанской губернии (1900–1911 гг.). К., 2003.

Автор — Л.М.Айнетдинова