Эчтәлек

1991 елның декабрендә, 1 нче оештыру конференциясендә элеккеге КПСС әгъзалары А.И.Архипов, В.Д.Машков, Л.Х.Усманова, С.Н.Шулаева, Ф.Г.Галиханов, Н.А.Каюков, Р.Г.Сабитов, В.А.Саламашкин, А.Ш.Фәхретдинов, И.Б.Фәттахов һ.б.ны берләштергән төркем тәкъдиме белән ТР Коммунистлар оешмасы (ТРКО) буларак гамәлгә куела. Конференциядә РСФСР Коммунистлар партиясен тыю турында Россия Президенты Б.Н.Ельцин Указының Конституциягә каршы килүе хакында белдерү ясала; ТРКОның КПССның Татарстан республика оешмасы дәвамчысы булуы турында игълан ителә; оешманың Уставы һәм Программ документлары раслана. 1993 елның ноябрендә ТРКО Татарстан Республикасы Коммунистлар партиясе (ТРКП) дип үзгәртелә, 1997 елның февралендә, автономияле оешма буларак, РФКП составына кертелә; 2002 елның гыйнварыннан хәзерге исемдә. 2002 елга кадәр оешманың структурасы ТРКО-ТРКП Уставы нигезендә төзелә. 1991–1993 елларда партиянең иң югары органын конференция тәшкил итә. Барлыгы 3 конференция уздырыла: 1 нчесе ике этапта үтә: 1991 елның 14–15 декабре һәм 1992 елның 17 июне (Казан), 2 нчесе — 1993 елның 6 марты (Казан), 3 нчесе — 1993 елның 20 ноябре (Чаллы). 1993–2002 елларда иң югары орган булып съезд тора. Барлыгы 10 съезд (барысы да Казанда) уздырыла: 1 нчесе — 1994 елның 24–25 июне, 2 нчесе — 1996 елның 6 гыйнвары, 3 нчесе — 1997 елның 15–16 феврале, 4 нчесе — 1997 елның 5 ноябре, 5 нчесе — 1998 елның 25 феврале, 6 нчысы — 1999 елның 6 феврале; 7 нчесе ике этапта үтә — 1999 елның 29 августы һәм 1999 елның 16 октябре; 8 нчесе — 2000 елның 23–24 сентябре; 9 нчысы ике этапта үтә — 2000 елның 21–22 октябре һәм 2000 елның 24 декабре; 10 нчысы ике этапта үтә — 2002 елның 5 гыйнвары һәм 2002 елның 26 гыйнвары. 10 нчы съездның икенче этабы барышында ТРКПның 10 нчы съезды РФКП ТРБнең 10 нчы конференциясе дип үзгәртелә. Шушы вакыттан иң югары орган булып конференция санала, съездларның дәвамчысы буларак, конференцияләрнең тәртип саны ТРКП съездларының тәртип саныннан исәпләнә: 11 нче конференция өч этапта — 2003 елның 1–2 мартында, 2003 елның 3 августында һәм 2003 елның 30 декабрендә (Казан), 12 нчесе — 2004 елның 13 июнендә (Казан), 13 нчесе 2005 елның 13 августында (Чаллы) уздырыла. Конференция-съезд — партиянең республика комитетын (реском) һәм контроль-ревизия комиссиясен, реском пленумы аның бюросын һәм секретариатын сайлый. Рескомның 1 нче секретарьлары — А.И.Салий (1992–2004), Х.Г.Миргалимов (2004 елдан); идеология буенча секретарьлары — Р.Г.Садыйков (1992–2004), В.И.Кострин (2004 елдан); кадрлар буенча секретаре — В.Д.Машков (1992–97, шуннан соң бу вазифа бетерелә); оештыру-партия эше буенча төрле еллардагы секретарьлар — Н.А.Каюков, И.М.Ларюхин, И.М.Шакулов, А.Г.Федин, 2004 елдан — М.С.Сәмигуллин;буенча секретарь — М.А.Солтанов, сәнәгать буенча секретарь — Н.Н.Максимов (2004 елдан). Җирле оешмалар республиканың административ-территориаль берәмлекләре кысаларында эшчәнлек алып бара. Аларның иң югары һәм җитәкче органы булган конференция (гомуми җыелыш) район (шәһәр) комитетын һәм контроль-ревизия комиссиясен сайлый. Район (шәһәр) комитетлары секретарь (кечерәк оешмаларда) яки башында 1 нче секретарь торган берничә секретарь (зуррак оешмаларда) сайлап куя. Җирле оешмалар саны: 1992 елда — 32, 1993 елда — 42, 1995 елда — 50, 1997 елда — 47, 2004 елда — 33. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендәге оешмалар иң күпсанлылардан санала һәм актив сәяси эшчәнлек алып бара. Партия әгъзаларының саны турында төгәл мәгълүмат юк: 332 кеше (1992, февраль), 552 (1992, июль), 5 мең (1992, декабрь), 8,2 мең (1993, апрель), 17 мең (1994, июнь), 20 мең (1995, октябрь), 15 мең (2000, октябрь), 4,4 мең (2003, декабрь), 3,8 мең (2004, июль), 1,5 мең (2004, ноябрь). Партия сафларында торучыларның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. 1990 елларда җитәкчелек тарафыннан партиянең яшьләр оешмасын булдыру омтылышлары ясала: 1998 елда ТРның Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берлеге (ТР ЛКСМы) гамәлгә куелып, ул тиз арада таркала, 1999 елда Россия Федерациясе Коммунистик Яшьләр Берлегенең Татарстан региональ бүлеге (РФКЯБ ТРБ) оештырыла. Партиянең марксизм-ленинизм концепциясенә нигезләнгән һәм «программа-минимум», «программа-максимум» өлешләреннән торган программасы ТРКПнең 1 нче съездында (1994) кабул ителә һәм 2002 елга кадәр гамәлдә була. Төп максатлары — Совет хакимиятен кире кайтару; СССРны торгызу һәм Татарстанга союздаш республика статусы алу; халык депутатларын сайлауда күппартиялелек нигезендәге җитештерү-территориаль принципка күчү; массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген Советлар күзәтчелегенә кую; хосусыйлаштырылган милекне национализацияләү; бәяләр сәясәте, банклар эшчәнлеге һәм тышкы сәүдә өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге урнаштыру; хезмәт ияләренә тиешле социаль гарантияләрне тергезү; фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрен дәүләтнең киң колачлы ярдәме белән тәэмин итү; җәмгыятьтә социаль гаделлек, гуманизм, коллективизм, патриотизм һәм халыклар дуслыгы кыйммәтләрен яңадан торгызуга ирешү. ТРКПнең РФКП ТРБ дип үзгәртелүеннән соң, рәсми программ документ булып РФКП программасы санала. Кайбер мәсьәләләргә карашта ТРКП программасыннан сизелерлек аермалары булуга карамастан, ул, нигездә, марксизм-ленинизм концепциясенә таяна. Хезмәт һәм капитал арасындагы каршылыклар чыганагы булып калучы яңа чор капитализмына карата кискен тәнкыйть аның өчен этәргеч принцип булып тора. Хәзерге вакытта әлеге конфликт бер дәүләт эчендәге аерым социаль төркемнәр каршылыгында гына түгел, шулай ук глобаль дәрәҗәдә — сәнәгать ягыннан үскән Төньяк (кешелекнең «алтын миллиарды») һәм үсеп килүче Көньяк арасындагы каршылыкта да чагылыш таба. Капитализмның күпмедер күләмдә үсеш потенциалына ия булуын таныган хәлдә, РФКП аның алга таба кешелек цивилизациясен җимерәчәк глобаль һәлакәткә, беренче чиратта экологик һәлакәткә китереп җиткерәчәге турында белдерә. Коммунистлар фикеренчә, моны булдырмас өчен, һәр ил «тотрыклы үсеш»кә юнәлдерелгән үз альтернатив программасын эшләргә тиеш. Россиянең социаль юнәлешне сайлавы нигезле дип күрсәтелә. РФКП идеологлары күзлегеннән социализм — иҗтимагый үсешнең, кулланудан бигрәк, рухи мәнфәгатьләр өстенлегенә корылган формасы; социаль-икътисади яктан караганда, иң мөһиме җитештерү һәм куллануның иҗтимагый рәвештә тормышка ашырылуы булачак. Россиянең тарихи үткәненә бәя биреп, РФКП идеологлары КПСС диктатурасы заманнарының кайбер күзаллауларыннан читләшергә омтылалар. Мәсәлән, алар дини учреждениеләрнең ролен уңай бәялиләр, Россиянең революциягә кадәрге бай мәдәни һәм рухи мирасын кире какмыйлар, Октябрь революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән Советлар Союзын Россия империясенең геосәяси варисы сыйфатында кабул итәләр. Шушы контекстта ватан кыйммәтләре һәм рус милли идеясе алар тарафыннан рәсми рәвештә таныла. Совет моделе кризисы сәбәпләренең берсен алар КПСС кысаларында ике агым — «пролетар (демократик)» һәм «вак буржуаз (бюрократик)» агымнар хөкем сөрүдә күрәләр, шушы ике агым арасында барган көрәш «партиягә һәм милли мәнфәгатьләргә хыянәт иткән» төркемнең җиңүе һәм СССР таркалу белән тәмамланды, дип саныйлар. Шуннан соң башланган капиталистик мөнәсәбәтләрне тергезү, алар фикеренчә, җәмгыятьнең барлык сәяси һәм социаль-икътисади инфраструктурасы җимерелеп төшүгә, халыкның хәерчеләнүенә һәм деградациясенә китерә. Сайлауларда җиңеп чыккан һәм хакимияткә килгән очракта, РФКП халык ышанычына нигезләнгән хөкүмәт төзергә; советлар системасын торгызырга; җитештерүне көйләү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, икътисади курсны үзгәртергә һәм дәүләт тарафыннан көйләү чаралары күрергә; стратегик товарлар белән сәүдә итүдә дәүләт монополиясе кертергә; гражданнарның хезмәткә, ялга, бушлай белем алуга һәм медицина ярдәменә хокукын кире кайтарырга; җинаятьчелек, коррупция, спекуляция белән көрәш чараларын аяусызландырырга; русофобия, көнбатышчылык һәм америкача яшәү рәвешен көчләп кертү күренешләрен туктатырга вәгъдә итә.

Вакытлы матбугат басмалары — «Слово коммуниста» (1993–2003), «Казанская искра» (2003 елдан), «Знамя коммунизма» (Чаллы), «Челнинская правда» (1997–1998) газеталары.

Партиянең йогынтысы 1990 елларда, Татарстан сәяси оппозициясенең төп көчләреннән берсен тәшкил иткән чорда зур була. ТРКП төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә активлык күрсәтә. 1993 елның сентябрендә ТРКО 12 нче чакырылыш ТР Югары Советына сайлауларда катнаша. 2 нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына (1995–1999) А.И.Салий, М.Ф.Ганиев, Н.К.Столярова, 1 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына (1995–1999) А.В.Александров, М.Х.Вафин, Н.И.Коробков, В.Б.Паймухин сайлана; коммунистлар җирле Советларда да була. Шушы ук чорда партия гомумроссия коммунистик хәрәкәте белән элемтәләрен ныгыта. 1993 елда оешкан РФКП белән ике арада фикер каршылыклары да туа. ТРКП идеология мәсьәләләрендә РФКПнә караганда ортодоксальрәк карашта тора. Бу Татарстан партиясе сафларында байтак санда төрле сул агым вәкилләре (шул исәптән сталинизм яклылар) булу белән аңлатыла, аларның күпчелеге ул чорда, «ревизионизм»да гаепләп, РФКП программасын кире кага. Шулай да Татарстан коммунистларының сайлауларда РФКП белән бергәләп катнашуы ТРКПнең РФКП составына керүе мәсьәләсен көн кадагына куя. 1997 елның февралендә ТРКПнең 3 нче съездында мәсьәлә уңай хәл ителә. В.Д.Машков һәм М.Г.Фёдоров җитәкчелегендәге бер төркем делегатлар әлеге карарга каршы чыга. Соңрак алар партиядән чыгалар һәм 1998 елда ТР Коммунистлар (большевиклар) партиясен оештыралар, яңа оешма берничә елдан таркала. 1990 еллар ахырында ТРКП җитәкчелеге республиканың башка оппозицион көчләре вәкилләре белән хезмәттәшлекне активлаштырырга омтылыш ясый: ТРдагы сәяси партияләр һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрнең 1994 елда оешкан «Түгәрәк өстәл» коалициясе эшчәнлеге яңартыла, ТРКП анда әйдәүче ролендә катнаша. Шуңа да карамастан, партия акрынлап республикада үз йогынтысын югалта бара: 3 нче чакырылыш Дәүләт Думасына (1999–2003) бары А.И.Салий гына сайлана, 2 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы составына ТРКП әгъзалары керми кала. Р.Г.Садыйков 2001 елда ТР Президентын сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим итә, ләкин җиңүгә ирешми. 2001 елның сентябрендә ТРКП канаты астында Россия халык патриотик берлеге оеша. 2001 елда «Сәяси партияләр турында» Федераль закон кабул ителгәннән соң, төбәк сәяси берләшмәләре һәм партияләре эшчәнлеге тыела. Әлеге шартларда ТРКП үзенең автономияле статусыннан баш тартырга мәҗбүр була һәм РФКП ТРБ итеп үзгәртелә. 3 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда РФКП ТРБ үзенең дүрт вәкилен депутатлыкка уздыруга ирешә, һәм алар (А.И.Салий, Р.Г.Садыйков, Н.К.Столярова, Х.Г.Миргалимов) партиянең фракциясен төзиләр.

Әдәбият

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Политические партии и движения Республики Татарстан. К., 1999;

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Республика Татарстан: политические партии, движения, лидеры. К., 2003.

Автор — М.Ф.Сәфәров