ТАССР Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советының татар телен республиканың совет учреждениеләрендә эш теле буларак гамәлгә кертү турындагы 1921 ел 25 июнь Декреты нигезендә оеша.

Комиссиягә «...барлык татар мәдәни көчләрен барлап һәм Үзәктә, шулай ук урыннарда билгеләп кую юлы белән» алардан файдалану һәм саклау бурычы йөкләнә. Шуңа охшаш эшне оештыру өчен, ТАССР ҮБКның 1922 ел 13 май карары нигезендә барлык кантон комитетлары каршында 5 кешедән (кантон башкарма комитеты вәкиле, ТАССР Юстиция халык комиссариатының вәкаләтле вәкиле һ.б. оешмалардан вәкилләр) торган ТТГК комиссияләре төзергә кирәклеге хәл ителә. Әлеге комиссияләр чыгарган карарларның тиешле дәүләт учреждениеләре тарафыннан үтәлүе мәҗбүри була. Башта эш кәгазьләрен татар телендә алып бару хокукыннан файдалану җәмәгать кооперативлары һәм һөнәри оешмаларның үз ихтыярына куела. Шулай булса да, ТТГК эшенең үсеш дәрәҗәсеннән чыгып, ТАССР ҮБКның 1924 ел 30 апрель карары белән эш кәгазьләрен татар һәм рус телләрендә алып бару мәсьәләләре буенча алда кабул ителгән карарлар аларга да кагыла.

ТТГК комиссияләренең эш программасы гаять зур була, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты аеруча мөһим чараларны гамәлгә ашыручы төп дәүләт органы булып тора. Ул эш кәгазьләре орфографиясе мәсьәләләрен хәл итәргә, почта-телеграф аша хәбәрләшү өчен татар телендә терминнар сүзлеген эшләргә тиеш була, аңа шулай ук дәүләт органнары һәм элемтә учреждениеләренең татарча белмәгән хезмәткәрләре өчен татар теле курслары оештыру, татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен 2 нче баскыч рус мәктәпләрендә — татар теле, татар мәктәпләрендә рус теле укытуны гамәлгә кертү эшләре дә йөкләнә. ТАССР Мәгариф халык комиссариаты 1921–1922 еллардагы ачлык вакытында ябылган татар мәктәпләре эшчәнлеген торгызу буенча да чаралар күрергә һәм «татар халык театрларын актив үстерергә» тиеш була.

Декрет кичектергесез рәвештә телеграф контораларына телеграммаларны рус хәрефләре белән татар телендә кабул итә һәм җибәрә башларга куша. Ул шулай ук ҮБК һәм ТАССР Юстиция халык комиссариатына кичекмәстән татар халкы күпләп урнашкан җирләрдә хөкем процессы хөкем ителүченең туган телендә алып барыла торган (зарурлык туганда, тәрҗемәчеләрне дә җәлеп итеп) халык судлары оештыруны йөкли.

ҮБК, Халык комиссарлары советы һ.б. дәүләт учреждениеләренең барлык декретлары һәм карарлары татар һәм рус телләрендә басылырга тиешлеге билгеләнә. Теге яки бу учреждение һәм предприятиеләрнең мөһерләре, элмә такталары бөтен җирдә дә шушы ике телдә эшләнергә тиеш була. Хатлар һәм эш кәгазьләрен ике телдә алып баруда кыенлыклар кичергән идарә органнарына өч кешегә кадәр штат белән «тәрҗемәчеләр бюросы» оештыру рөхсәт ителә.

Дәүләт органнарының ТТГК мәсьәләләре буенча карарларын тормышка ашыру барышын тикшерү өчен даими контроль булдырыла. 1924 елның апрелендә РКП(б) Татарстан өлкә комитеты пленумының киңәйтелгән утырышында Үзәк комиссиянең ТТГК буенча доклады тыңлана; шул ук елның сентябрендә бу мәсьәлә кантоннарның башкарма комитетлары киңәшмәсендә дә тикшерелә; 1925 елда әлеге эшнең нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә перспективалар ТАССР ҮБК сессиясендә карала.

1925 елның гыйнварында ТАССР ҮБК Президиумы «ТАССРда татар телен гамәлгә кертүнең перспективалы планы»н раслый, аның нигезендә 1930 елга республиканың барлык учреждениеләре, предприятие һәм оешмаларындагы эш кәгазьләрендә татар һәм рус телләренең тулы һәм фактик тигез хокуклылыгын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әлеге масштаблы эшне оештыруга ТТГК комиссиясенең беренче рәисе, 1921–1924 елларда ТАССР ҮБК Президиумы рәисе Р.Ә.Сабиров, 1924–1927 елларда шушы вазифаны башкарган Ш.Ш.Шәймәрданов, ТАССР Халык комиссарлары советы К.Г.Мохтаров, ТТГК комиссиясе рәисе урынбасары А.Г.Ганиев, әлеге комиссиянең секретаре Г.Ш.Шәрәф, ТАССР ҮБК әгъзасы Ф.З.Бурнаш һ.б. зур өлеш кертәләр.

1920 еллар ахырына, илдә тоталитар режим көчәю сәбәпле, ТТГК эшләре йомшара төшә. Шулай да 1921 елның 25 июнендә ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы кабул ителгәннән соңгы вакыт эчендә татар теле төрле учреждениеләрдә дәүләт теле функцияләрен үти башлый; татар телен белүче хезмәткәрләр саны арта, ул эш кәгазьләрендә файдаланыла башлый; җинаять-процессуаль, җир һәм хезмәт кодекслары татар теленә тәрҗемә ителә; мәктәпләрдә, һөнәри техник училищеләрдә, эшчеләр факультетларында татар телен укыту кертелә.

Чыганаклар

Сборник декретов, постановлений, важнейших циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка. К., 1925.

Әдәбият

Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР. 1920–1926 гг. К., 1960;

Сайдашева М.А. К истории формирования татарской социалистической интеллигенции // Великий Октябрь и некоторые вопросы формирования татарской социалистической нации. К., 1989.

Авторлар – Г.С.Сабирҗанов, З.Г.Гарипова