- РУС
- ТАТ
(Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихын барлаучы комиссия), фәнни һәм нәшер итү үзәге
Истпарт бүлекчәсе ТАССРда 1920 елның октябреннән – Дәүләт нәшрияты, аннары Дәүләт архивы карамагында, 1921 елдан РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында мөстәкыйль бүлек.
Җитәкчеләре (төрле елларда): М.Корбут, Н.Знаменский, С.Гафуров, М.Айнетдинов.
Истпартның Октябрь революциясе тарихы, РКП(б) тарихы, яшьләр хәрәкәте тарихы, профсоюз хәрәкәте тарихы, татарларның революцион хәрәкәте тарихы секцияләре була.
Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: документлар туплау, музейлар ачу, күргәзмәләр һәм революцион хәрәкәттә катнашучылар белән искә алу кичәләре оештыру, нәшерлек итү («Пути революции» журналы, Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы турында истәлекләр җыентыгы).
Истпартның Татарстан бүлекчәсе белән В.В.Адоратский, С.А.Пионтковский, А.Аросев, Г.Г.Ибраһимов, В.С.Шәфигуллин һ.б. хезмәттәшлек итә.
1940 елның 5 февралендә бетерелә.
Литвин А.Л., Циунчук А.Г. Создание и деятельность Татарского Истпарта (1920-1939 гг.) // Историография федосеевских марксистских кружков в Поволжье. К., 1972.
Автор — А.Л.Литвин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.