- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 ел 22 сентябрь һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1996 ел 22 июнь карарлары нигезендә оештырыла.
Кулланучылар хокуклары, кече эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү, товарлар сыйфатын сертификацияләү, күзәтчелек, лицензияләү, бәяләр билгеләү, интеллектуаль милекне яклау, иминият, стандартлаштыру һәм метрология, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр базары, товар биржалары, технологияләр кертү, прогнозлау өлкәсендә җитәкчелек итә, килештерү һәм көйләү эшләрен гамәлгә ашыра.
Сертификацияләү һәм бәйсез кулланучылар экспертизасы, лицензияләү, бәяләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча инспекция — контроль һәм яңа икътисади структуралар идарәләрен; дәүләт транспорт, алкоголь продукциясенә дәүләт монополиясе инспекцияләрен үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына буйсына.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгына тапшырыла.
Рәисе — В.Н.Михайлов (1995–2001 еллар).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.