ТАССР Югары Совет Президиумының 1970 ел 5 февраль Указы нигезендә ТАССР Министрлар Советы каршындагы Бәяләр бүлеге буларак оештырыла, ТАССР Югары Совет Президиумының 1979 ел 22 август Указы белән ТАССР (1992 елдан — Татарстан Республикасы) Бәяләр дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

Бәяләр һәм тарифлар өлкәсендә дәүләт сәясәтен уздыра.

Секретариатны, бәяләр формалашу һәм җитештерү өлкәсе, җитештерү өлкәсендә бәяләр һәм тарифлар, җитештерүгә бәйле булмаган өлкәдәге бәяләргә һәм тарифларга контроль, Агросәнәгать комплексындагы һәм кооперация өлкәсендәге бәяләргә һәм тарифларга контроль, контрольлек эше методикасы һәм анализы бүлекләрен үз эченә ала.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр ТАССР, ТССР Министрлар Советына) һәм РСФСРның шундый ук Дәүләт комитетына буйсына.

Татарстан Республикасы Югары Советның 1994 ел 8 февраль карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасының Кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитетының Бәяләр идарәсенә тапшырыла (1995 елдан).

Рәисләр: Г.И.Петров (1979–1987 еллар), Ф.Б.Баһаветдинов (1987–1994 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов