- РУС
- ТАТ
Россия империясенең чикләнгән хокуклы, законнар чыгаручы вәкилләр учреждениесе (1906–1917)
1905 елның 17 октябрь Манифесты белән оештырыла.
Закон проектларын карау белән шөгыльләнә.
Дәүләт думасында кабул ителгән карарлар соңыннан Дәүләт Советында (Россия парламентының югары палатасында) тикшерелә һәм патша раславына тапшырыла.
Дәүләт думасы 5 елга сайлана, бу вакыт узганчы император аны тарата алган, ул шул ук вакытта яңа сайлауларның һәм беренче утырышның вакытын билгеләгән.
Баштарак 524 кешедән, 1907 елның 3 июненнән 442 кешедән торган. Утырышлар законлы дип табылсын өчен аларда Дәүләт думасы составының аз дигәндә 1/3 өлеше катнашуы таләп ителгән.
Депутатларны сайлау тигезсез хокуклы 4 курия буенча күпбаскычлы системада уздырылган: 1) җирбиләүчеләр куриясе буенча һәр 2 мең кешегә 1 сайлаучы билгеләнгән; 2) шәһәр куриясендә һәр 7 мең кешедән; 3) крәстияннәр куриясендә һәр 30 мең кешедән; 4) эшчеләр куриясендә һәр 90 мең кешедән 1 сайлаучы күрсәтелгән.
Моннан тыш, утраклылык һәм милек цензлары гамәлдә булган. Халыкның зур өлеше (хатын-кызлар, 25 яшькә җитмәгән ир-атлар, хәрбиләр, полициядә хезмәт итүчеләр, губерна хакимиятендә югары урыннарда эшләүчеләр, укучылар, чит ил кешеләре, җинаять җаваплылыгына тартылучылар, җинаять кылуда шикле кешеләр һ.б.) сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән. Далалы өлкәләрдә (Акмола, Семипалат, Урал, Тургай өлкәләрендә) һәм Төркстан краенда (Җидесу, Каспий аръягы, Сәмәрканд, Сырдәрья һәм Фирганә өлкәләрендә) яшәүче халык өчен, гомуми сайлау законыннан тыш, махсус «Сайлаулар турындагы нигезләмә куллану турында» кагыйдәләр чыгарыла. Бу кагыйдәләр буенча җирле мөселман халкының Дәүләт думасына сайлауларда катнашу мөмкинлеге чикләнә. Һәр өлкәнең күпмеңле төп халкыннан берәр депутат кына сайлана. Әлеге төбәкләрдә сайлауларның тоткарлануы нәтиҗәсендә күп кенә депутатлар Санкт-Петербургка бик соңарып киләләр, кайберләре 1 нче Дәүләт думасы таратылганчы килеп тә җитә алмый.
1907 елның 3 июнендә кабул ителгән сайлаулар турындагы закон сайлаучы вәкилләрнең (выборщикларның) санын җирбиләүчеләр һәм буржуазия файдасына үзгәртүне күздә тота. Яңа нигезләмә буенча сайлаучыларны 4 куриягә бүлү саклана, әмма шәһәр куриясе 2 разрядка (1 нчесе – эре шәһәр буржуазиясе, 2 нчесе – урта хәлле һәм вак буржуазия, интеллигенция, чиновниклар, һөнәрчеләр һ.б.) бүленә. Нәтиҗәдә сайлаучы вәкилләрнең 51,3% ын – җирбиләүчеләр куриясе һәм шәһәр куриясенең 1 нче разряды, 22,4% ын – крәстияннәр куриясе, 22,9% ын – шәһәр куриясенең 2 нче разряды, 2,4% ын эшчеләр сайлый. Дәүләт думасының гомуми составы кыскартыла. Бу барыннан да элек милли төбәкләр хисабына эшләнә: Якутия өлкәсе һәм Урта Азия бөтенләй вәкиллектән мәхрүм ителә, Россиянең Азия өлешендәге губерналардан һәм өлкәләрдән сайланган депутатларның гомуми саны 44 кешедән 15 кешегә калдырыла. Эчке Россиядәге халыкның зур өлешен мөселманнар тәшкил иткән губерналардан сайланучы депутатларның да саны азайтыла (Уфа губернасыннан 10 урынына – 8, Оренбург губернасыннан 7 урынына – 6 депутат).
Дәүләт думасы вәкаләтләре исәбенә законнар чыгару, аларны үзгәртү, тулыландыру, туктатып тору яки гамәлдән чыгаруны таләп итүче кануни фаразларны карау; министрлыклар һәм баш идарәләр өчен дәүләт тарафыннан расланган керемнәрне һәм чыгымнарны, земство алдында торган бурычларны үтәү өчен сметаларны тикшерү өстәлә.
Дәүләт думасы депутатларына гамәлдәге законнарны туктату яки үзгәртү, яңа законнар чыгару турында таләпләр кертү, министрларның эшчәнлеген законсыз дип тапкан очракта аларга үз гамәлләрен аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Закон проектлары Дәүләт думасына министрлар яки Дәүләт Советы тарафыннан кертелә. Закон проектларын һәм көнүзәк мәсьәләләрне беренчел карау өчен даими эшләүче бюджет, финанс, дәүләт тарафыннан расланган керемнәрне һәм чыгымнарны тикшерү, запрослар, редакция, шәхси состав, фәрманнар чыгару, хәрби һәм диңгез эшләре комиссияләре төзелә, шулай ук конкрет закон проектларын карау өчен вакытлы комиссияләр сайлап куела.
Казан губернасыннан Дәүләт думасының һәр чакырылышына 10 ар депутат (1 нче һәм 2 нче Дәүләт думасына губернадан 9 депутат, Казаннан 1 депутат, 3 нче һәм 4 нче Дәүләт думасына губернадан 10 депутат), барлыгы 37 кеше (кайберләре кабат күрсәтелә, 1 нче кушымта), шул исәптән 7 татар (кайберләре кабат депутат була, 2 нче кушымта) сайлана. Мөселманнар мәнфәгатьләрен Мөселманнар фракциясе һәм Мөселман хезмәт таифәсе яклый.
Дәүләт думасы Вакытлы хөкүмәт тарафыннан таратыла. Барлыгы 4 чакырылыш сайлана.
Рәисе – С.А.Муромцев.
Сайлауларның төрле вакытта узуы нәтиҗәсендә Дәүләт думасы тулы булмаган составта (499 депутат) эшли. Партиячел составы буенча Дума кадетлар өстенлек иткән (161 депутат) парламент була, 97 депутат хезмәт (трудовиклар) фракциясенә керә, партиясезләр – 103 кеше (фракцияләрнең составы даими булмый).
Сайланган 25 мөселман депутатыннан 1 нче Дәүләт думасы эшендә 22 кеше (Уфа губернасыннан – 6, Казан губернасыннан – 3, Баку губернасыннан – 3, Елисаветполь һәм Оренбург губерналарыннан – 2 шәр, Вятка һәм Эриван губерналарыннан, Карс, Терек, Тургай һәм Урал өлкәләреннән 1 әр кеше) катнаша. Сайлауларда Уфа губернасының мөселман халкы аеруча зур активлык күрсәтә, Думага сайланган 10 депутатның 6 сы мөселман була.
Дума эшчәнлегенең беренче көннәрендә мөселман депутатларының күпчелеге кадетлар фракциясенә кушыла, әмма соңрак мөселман фракциясен төзү турында карар кабул ителә, аны оештыру җыелышы 21 июньдә була. 1 нче Дәүләт думасының кыска гомерле булуы сәбәпле, фракция ахыргача оешып өлгерә алмый.
Дәүләт думасы депутатларының эше хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләү, император исеменә котлаулар юллау һәм башкалар белән чикләнә.
Утырышларда төрле мәсьәләләр буенча 6 мөселман депутаты чыгыш ясый.
Казан губернасы депутатларының зур өлеше кадетлар фракциясе составына керә. Дума эшендә аеруча Г.Ф.Шершеневич (җыелышлар иреге турындагы закон проектын төзүчеләрнең берсе) һәм А.В.Васильев (ачлыкка каршы көрәш буенча азык-төлек комиссиясе секретаре, аграр мәсьәлә буенча закон проектын эшләүдә катнаша) активлык күрсәтә.
Бернинди закон проекты да кабул ителми.
1 нче Дәүләт думасы утырышларында үзәккә аграр мәсьәлә куела. Депутатларның күпчелеге алпавыт җирләренең бер өлешен ирексезләп тартып алуны яклый, әмма бу хөкүмәт тарафыннан катгый рәвештә кире кагыла.
Илдә хәл кискенләшкән шартларда хөкүмәт Дәүләт думасының мондый составта булуын хәвефле дип таба.
8 июльдә Николай II указы белән Дәүләт думасы таратыла.
Депутатларның бер өлеше протест йөзеннән Выборг шәһәрендә киңәшмә уздыра һәм хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән өндәмә кабул итә.
Рәисе – Ф.А.Головин.
Дәүләт думасы эшендә 518 депутат катнаша, аларның 104 – трудовиклар, 98 – кадетлар, 65 – социал-демократлар, 50 – партиясезләр.
Дума составына 36 мөселман депутаты сайлана ( Уфа губернасыннан – 7, Казан губернасыннан – 4, Баку, Елисаветполь, Оренбург губерналарыннан, Дагстан өлкәсеннән һәм Закаталы округыннан – 2 шәр, Әстерхан, Вятка, Самара, Сембер, Таврия, Эриван губерналарыннан һәм Терек өлкәсеннән – 1 әр, Далалы өлкәләрдән – 4, Төркстан крае өлкәләреннән 6 кеше).
Мөселман депутатлар Дума составында ике фракция төзиләр, Мөселман фракциясеннән тыш, Дәүләт думасының сул канаты йогынтысында Мөселман хезмәт таифәсе оештырыла.
Казан губернасыннан сайланган депутатлардан М.Я.Капустин (октябристлар фракциясе рәисе, көнүзәк мәсьәләләр буенча чыгышлар ясый) һәм С.Н.Максуди (Дәүләт думасы сәркәтибенең урынбасары булып сайлана) активлык күрсәтәләр.
Составы буенча 2 нче Дума тагын да сулрак булып чыга. Хөкүмәтнең тыңлаучанрак Дәүләт думасы турындагы өметләре акланмый. Беренче көннәрдән үк Дума таратылу куркынычы шартларында эшли, шул сәбәпле, депутатларның бер өлеше (башлыча, кадетлар) «Думаны саклау», 1 нче Дәүләт думасында күтәрелгән радикаль таләпләрдән баш тарту лозунгын алга куялар.
Элеккечә үк үзәктә аграр мәсьәлә тора. Хөкүмәт аны чишүнең үз вариантын тәкъдим итә, әмма ул депутатларның күпчелегендә яклау тапмый.
Дәүләт думасын тарату турындагы Манифестта (1907 елның 3 июне) депутатлар закон проектларын карауны сузуда гаепле дип күрсәтелә, аларның бер өлеше (социал-демократлар фракциясе) дәүләткә каршы заговорда катнашуда гаепләнә.
Рәисләре – Н.А.Хомяков (1907–1910), А.И.Гучков (1910–1911), М.В.Родзянко (1911–1912).
Дәүләт думасы эшендә 442 депутат катнаша, аларның 125 – октябристлар, 90 – милләтчеләр, 53 – кадетлар, 51 – уң партияләр вәкилләре.
Яңа сайлау системасы буенча Дәүләт думасында нибары 10 мөселман депутаты уза (Уфа губернасыннан – 4, Казан губернасыннан – 2, Оренбург губернасыннан, Дагстан өлкәсеннән һәм Закаталы округыннан – 1 әр, Баку, Елисаветполь һәм Эриван губерналарыннан – 1 кеше, Таврия губернасыннан – 1 кеше), аларның 8 мөстәкыйль фракциягә берләшә, Закаталы округыннан һәм Дагстан өлкәсеннән сайланган депутат И.Гайдәров – социал-демократлар фракциясенә, Таврия губернасыннан сайланган депутат И.Мөфтизадә октябристлар фракциясенә кушыла.
3 нче Дәүләт думасында «үзәк партиясе»нә әверелгән октябристлар партиясе хәлиткеч роль уйный. Столыпин хөкүмәтенең «башта тынычлану, аннан соң реформалар» сәясәтенә теләктәшлек белдереп, Дума составының уң октябристлардан торган күпчелеге кадетлар һәм прогрессистлар тарафыннан кертелгән закон проектларының күбесен (шул исәптән Мөселман фракциясендә яклау тапкан гомуми башлангыч белем бирү турындагы проектны) кире кага.
Дәүләт думасы 2 нче Дума депутатлары тарафыннан кире кагылган аграр законнарны кабул итәләр, 1910–1911 елларда алар Бөек Финляндия кенәзлегенең автономиясен чикләгән законны, көнбатыштагы 6 губернада земстволар кертелүен раслаган законны (аның буенча сайлаучылар милли ике төркемгә – поляк һәм рус курияләренә бүленәләр) гамәлгә куялар.
Казан губернасыннан сайланган депутатлардан А.Н.Боратынский, И.В.Годнев, М.Я.Капустин һәм С.Н.Максуди активлык күрсәтәләр.
«Бер диннән икенчесенә күчүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү турында» (Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителә, әмма Дәүләт Советы аны кире кага), «Сәүдә оешмаларында, складларда һәм контораларда эшләүче хезмәткәрләрнең ялын тиешенчә тәэмин итү турында» дип аталган закон проектлары мөселман депутатларында кызыксыну уята.
Мөселман фракциясе мөселманнарга аларның дине тарафыннан билгеләнгән көннәрдә ял итү хокукы бирү турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итә. Әмма депутатлар законга әлеге үзгәрешләрне кертүне кирәк дип тапмыйлар.
Мөселман депутатлары (арада иң активы С.Н.Максуди була) Россия мөселманнарының гражданлык хокукы бозылу, дини изү мәсьәләләре буенча актив чыгышлар ясыйлар.
3 нче Дәүләт думасы депутатлары күп вакыт вак һәм мөһим булмаган закон проектларын карау белән шөгыльләнәләр.
Рәисе – М.В.Родзянко.
Дәүләт думасы эшендә 442 депутат катнаша, аларның 96 – октябристлар, 88 – милләтчеләр һәм уртачыл уңнар, 64 – карагруһчылар, 52 – кадетлар, 32 – прогрессистлар. Дәүләт думасында мөселманнар иң аз санлы фракция (6 кеше) була.
Казан татарлары Думага узмыйлар, чөнки җирле властьларның максатчыл сәясәте нәтиҗәсендә С.Н.Максудиның кандидатурасы үтми. Аз санлы булуы сәбәпле, Мөселман фракциясе прогрессистлар белән блок төзи.
Хөкүмәт эзлекле рәвештә Думаның закон чыгаручы ролен чикләргә тырыша, депутатлар каравына мөһим булмаган закон проектларын тәкъдим итә (1912–1914 елларда 2 меңләп закон проекты кертелә), шул ук вакытта Думадан тыш законнар чыгару киң колач ала.
4 нче Дәүләт думасында октябристлар үзәк ролне саклыйлар; кадетлар белән блок оештырып, алар еш кына хөкүмәткә каршы оппозициядә булалар.
Беренче бөтендөнья сугышы Дәүләт думасы эшенә зур үзгәрешләр кертә: сессияләр даими рәвештә җыелмый, аларның вакытлары кыскара, законнарны хөкүмәт, башлыча, Дәүләт думасыннан башка гына гамәлгә куя.
И.В.Годнев актив эшләвен дәвам итә, ул берьюлы 6 комиссия составында була, шуларның өчесендә җитәкчелек составына керә.
Мөселман депутатлары шөгыльләнгән проблемалар үзгәрешсез кала.
Төркиянең Беренче Балкан сугышында (1911–1912 еллар) җиңелүе рус җәмгыятендә панславянизм рухының күтәрелешенә китерә. Мөселманнарның үз дин кардәшләренә теләктәшлек белдерүен хөкүмәт Россиядә панисламизм һәм сепаратизм шытымнары барлыкка килү дип бәяли, бу Мөселман фракциясенең хәлен катлауландыра. Мөселман депутатлары берничә мәртәбә дәүләтләр арасындагы сугышны диннәр каршылыгына әверелдермәскә чакырып чыгышлар ясыйлар.
1 нче Дәүләт думасы:
2 нче Дәүләт думасы:
3 нче Дәүләт думасы:
4 нче Дәүләт думасы:
Государственная Дума: Стенографические отчёты. Созыв 1–4. СПб., 1906–1917 гг.;
Указатель к стенографическим отчётам Государственной Думы. СПб., 1906–1916 гг.;
Мусульманские депутаты Государственной Думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.
Члены первой Государственной Думы. М., 1906;
Члены второй Государственной Думы. СПб., 1907;
Дёмин В.А. Государственная Дума России (1906–1917): Механизм функционирования. М., 1996;
Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной Думе России (1906–1917). Казань, 1999;
Усманова Д.М. Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России, 1906 — 1917. Казань, 2002;
Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т. 1;
Туктаров М.Ф. (Усал) Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Казань, 1909.
Автор – Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.