Эчтәлек

1920 елның 12 ноябрендә РСФСР Мәгариф халык комиссариаты каршында бүлек һәм бер үк вакытта РКП(б) ҮК органы буларак оештырыла.

Рәисе – Н.К.Крупская.

Төп бурычы – дәүләтнең коммунистик идеяләрне пропагандалавы белән җитәкчелек итү. Аның карамагына совет-партия мәктәпләре тапшырыла.

Главполитпросвет РКСМның сәяси-агарту органнарын, ВЦСПСның мәдәният бүлекләрен, Пролеткульт, Дәүләт нәшриятын, Центропечать, Мәгариф халык комиссариаты бүлекләре эшчәнлеген күзәтүдә тота.

Татарстан сәяси-агарту комитеты (Татглавполитпросвет) 1921 елның башында оештырыла.

Төрле елларда аның белән Ш.Әхмәдиев, М.Борындыков, И.Рәхмәтуллин һәм башкалар җитәкчелек итә. 6 бүлектән тора. Мәдәният-агарту оешмалары өчен белгечләрне 4 совет-партия мәктәбе, Татар коммунистлар университеты һәм кыска вакытлы курслар әзерли.

Татглавполитпросвет карамагында 1921 елда – 3356, 1922 елда 556 сәяси-агарту учреждениесе исәпләнә.

Татарстандагы 1921–1922 еллардагы ачлык вакытында китапханәләр саны кискен кимү сәбәпле, 1922 елда Татглавполитпросвет җитәкчелегендә – 272, 1923 елда – 337 күчмә китапханә оештырыла. Агитация-пропаганда, вакытлы матбугат, нәшрият, мәдәният-агарту учреждениеләре эшчәнлегенә җитәкчелек итүне, наданлыкны бетерү өчен мәктәпләр һәм өлкәннәр өчен курслар ачуны, эшчеләр университетлары һәм башканы оештыру эшләрен берләштерә һәм аларга юнәлеш бирүне гамәлгә ашыра.

1930 елда ТАССР Мәгариф халык комиссарриатының массалар белән эшләү секторы итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Культурная революция в Татарии (1917–1937 гг.). Казань, 1986.

Автор – Л.М.Айнетдинова