1922 елның июлендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршында оештырыла. 1953 елда – ТАССР МС карамагындагы Матбугатта хәрби һәм дәүләт серен саклау идарәсе, 1965 елда ТАССР МС каршындагы Матбугатта дәүләт серләрен саклау идарәсе итеп үзгәртелә. 1922 елда, идарәнең җитәкчесе һәм сәркәтибеннән тыш, штаттан тыш вәкилләр институты кертелә. ТАССРда алар 27 кеше була, 21 е – кантоннарда, 2 се – Татар нәшрияты, 3 есе – Газета-журналлар нәшрияты (Гажур), 1 се – «Красная Татария» газетасы редакциясе каршында. Идарә каршында Академик үзәк, РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы Баш сәясәт идарәсе, Сәнгать эшлеклеләренең профессиональ союзы (РАБИС), Баш сәясәт-агарту комитеты вәкилләреннән торган Репертуарлар комиссиясе оештырыла.

ВКП(б) ҮК Политбюросының 1931 ел 5 апрель карары һәм РСФСР ХКСның 1931ел 6 июнь карары белән барлык журналлар редколлегияләренә җаваплы сәяси мөхәррир вазифасы кертелә.

Газета, журнал, китап, карта, плакатлар, театр афишалары һ.б. идарә мөһере белән генә басмага кабул ителә.

Идарә ел саен РСФСР әдәбият һәм нәшрият эшләре Баш идарәсе алдында хисап тота, ә көндәлек эшчәнлеген КПСС өлкә комитетының агарту-аңлату (агитация) бүлеге белән килештереп алып бара.

1980 еллар ахырында, үзгәртеп кору, иҗтимагый тормышның демократияләшүе һәм хәбәрдарлык ныгый барган заманда бетерелә.

Авторлар – Г.С.Сабирҗанов, Х.А.Габделкаюмов