Эчтәлек

Аны берләштергән концепция буенча рус мәдәнияте Европаныкы булмаган феномен итеп карала һәм үзендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре сыйфатлары кушылуы белән аерылып тора, бер үк вакытта Көнбатышка да, Көнчыгышка да карый.

Билгеле бер идея һәм карашлар җыелмасы буларак, евразиячелек беренче тапкыр «Көнчыгышка кайту» («Исход к Востоку», София, 1921 ел) җыентыгында бәян ителә. Аның авторлары арасында Россиядән киткән 4 эмигрант та була: икътисадчы һәм географ П.Н.Савицкий (1895–1968 еллар), филолог Н.С.Трубецкой (1890–1938 еллар), философ һәм дин галиме Г.В.Флоровский (1893–1979 еллар), публицист һәм музыка белгече П.П.Сувчинский (1892–1985 еллар).

Китапта рус мәдәнияте, Европа цивилизациясенең бер өлеше булу белән бергә, бер үк вакытта мөстәкыйль күренеш итеп тә карала. Евразиячеләр фикеренчә, Россиягә Азия тамырлары Көнбатыш башлангычына караганда эчтән якынрак тора. Евразиячеләр рус зыялылары арасында беренчеләрдән булып туран факторын (Пантуранизм) уңай бәялиләр, рус-татар мөнәсәбәтләрендә Евразия дәүләтчелеге нигезләрен табалар; Россиянең мөстәкыйль цивилизация буларак барлыкка килүен славян һәм туран башлангычларының кушылуыннан күрәләр, ә үзәктән читтәге вак төркемнәргә бүлгәләнгән көнчыгыш славян кенәзлекләрен эре империя үзәгенә әйләндергән Алтын Урда дәвере мирасын рус тарихының мөһим элементы итеп карыйлар. XIII йөздә Киев Русеның көнбатыш һәм көньяк өлешләре, Европа йогынтысына эләгеп, акрынлап сәяси һәм мәдәни мөстәкыйльлекләрен югалталар, ә Алтын Урда составына кергән җирләр соңыннан Россия империясенең үзәк өлешенә әверелә. Н.С.Трубецкой раслаганча, Борынгы Русьның татарлар тарафыннан сакланып калган рухи үзенчәлеге алга таба Мәскәү патшалыгында яңара һәм «Чыңгыз хан мирасы»на кушыла. Әмма евразиячелекнең Евразия киңлегендәге халыкларны һәм дәүләтләрне бергә туплаучы фактор сыйфатында киләчәге булмый, чөнки ул бары тик рус халкының гомуммилли ихтыяҗлары идеясенә генә нигезләнә, ә Евразия мәдәниятенең үзәге итеп православие карала.

Евразиячелекнең асылын яңача аңлау Л.Н.Гумилёв хезмәтләре белән бәйле. Ул тарихка соңгы дәвер евразиячелек вәкиле һәм яңа евразиячелекне үстерүгә көчле этәргеч ясаган галим буларак килеп керә. Россиянең үзенә бер төрле, әмма башкалардан аерылып торган юлы барлыгын тирәнтен аңлавы, анда яшәүче халыкларның үзара бәйләнешен ачып бирергә омтылуы аның этногенезга һәм пассионарлыкка (актив үсеш чорында үзәгендә милләтләр һәм аның вәкилләре торган социаль күренеш) таянган тарихи концепциясенең нигезе булып тора. Гумилёвның «Русьтан - Россиягә: этник тарих турында очерклар» («От Руси к России: очерки этнической истории». М., 1992) исемле хезмәтендә Россияне үзендә һәр милләт өчен яшәү мөмкинлеген тәэмин иткән гаять зур Евразия суперэтносы төзүче ролендә күзаллаган тарихи концепциясе чагыла. Россия тарихы әлеге милләтләр тарихыннан аерылгысыз. Үзенең теоретик карашлары нигезендә Гумилёв славян-рус һәм төрки-татар халыкларының милли тарихыннан ачык мисаллар китерә. Мәгълүм фактларны анализлап, галим, Русь һәм Даланың бер-берсенә каршы торуы белән бергә, аларның бер-берсенә файдалы йогынты ясау процессын да күрсәтә.

XX йөз ахырында евразиячелек идеясе Россия зыялылары арасында киң тарала. 1990 еллар башында алар Көнбатыш цивилизациясе казанышларын тиз арада үзләштерү иллюзияләре белән яшиләр, евразиячелек идеяләре, нигездә, Россиянең үзенчә үсү юлын отышлы санап, демократик үзгәртеп коруларга каршы чыгучы радикаль сәяси көчләрне үзенә җәлеп итә. Вакыт Россиягә үзенең үсеш юлын озак вакыт эзләргә туры киләчәген күрсәтә. Хәл Россиянең 1990 еллардан башлап Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә үзенең йогынтысын акрынлап югалта баруы белән катлаулана. Элек Россия тулысынча өстенлек иткән Көнчыгыш Европа, Кавказ һәм Үзәк Азияне Көнбатыш актив рәвештә үзенә тартырга, үзләштерергә керешә. Әлеге шартлар Россия белән Көнбатыш арасындагы каршылыкларның сәбәпләрен аңлатырга, тупланган проблемаларны хәл итү юлларын ачыкларга, Россия этносларына үз-үзләрен танырга ярдәм итәргә тиешле евразиячелекнең җанлануына китерә.

Бүген «Евразиячелек» термины сәясәтчеләр телендә, төрле сәяси төркемнәр көрәшендә киң кулланыла. Евразия интеграциясе идеяләренең Россиядә фәлсәфи эзләнүләр өлкәсеннән акрынлап гамәли сәясәткә күчүен һәм Россиянең дөньякүләм сәяси концепциясенең бер өлеше булып баруын чагылдырган тенденцияләр барлыкка килә. 2001 елда Бишкәк шәһәрендә «Европа-Азия Икътисади Бергәлеге» төзелү, Россия җитәкчелегенең «Ислам Конференциясе» оешмасына керү зарурлыгы турында белдерүе шуны дәлилли. Шул ук вакытта евразиячелекнең гомумкешелек кыйммәтләренә таянган хәлдә славян, төрки һәм башка халыкларның тигез хокуклы берлегендә төзелергә тиешле гомуми Россия суперэтносы идеясе статусына дәгъва итү өчен әлегә җитәрлек төгәл нигезләмәсе юк.

Әдәбият

Евразия: Исторические взгляды русских эмигрантов. М., 1992;

Россия между Европой и Азией: Евразийский соблазн: Антология. М., 1993;

Евразийский проект модернизации России: «за» и «против». М., 1995;

Кульпин Э.С. Путь России. М., 1995;

Мир России — Евразия: Антология. М., 1995;

Трубецкой Н.С. История. Культура. Язык. М., 1995;

Дугин А.Г. Мистерии Евразии. М., 1996;

Савицкий П.Н. Континент Евразия. М., 1997;

Boss О. Die Lehre der Eurasier. Ein Beitr. zur russ. Ideengeschichte des 20. Jh. Wiesbaden, 1961;

Bassin М. Russia between Europe and Asia: The Ideological Construction of Geographycal Space // Slavic Review. 1991. V. 50, № 1.

Автор – Р.М.Мөхәммәтшин